һәр нәрсәнең җае бар…

http://stamina.ru/ — бу сайттан клавиатурный тренажер программасын скачивать итеп була. Татарчасын белмим, урысчасы печатать вслепую дип атала. Бик файдалы һөнәр! Тизрәк җыясың да, күз дә армый. Вакытка экономия. Ике бармак белән текст җыю туйдыргач, мин карамыйча тиз җыерга өйрәтә торган программа эзли башладым. Һәм Стамина тренажерын таптым. Болай җайлы кебек =) Өйрәнә башлавыма 1 айдан артып китте инде. Башта авыр, хәрефләрне истә калдыра алмыйча җәфаландым. Хәзер инде карамыйча җыя алам, тик тизлек 100-120 символдан артмый (ә карап җыйсам, 150-200). Кәттә профилар 400 символ бәрә, тик миңа моңа кадәр ерак әле =) Шулай да, тырышып карарга исәп.

Posted in Һөнәр | Tagged | 2 комментария
 

Комедия

Якшәмбе көнне дустым белән кино карарга бардык. Нинди фильм карарга икәнен алдан сайламаган идек, шуңа күрә иң якын сеансларны карадык. Я “Черный лебедь” триллеры, я “Выкрутасы” комедиясенә барырга булдык без. “Черный лебедь” – скандаль кино, интернета да бик макталган. Кызганыч, анысына җүнле урынга билет булмады. Ярый, Голливуд ук булмаса да, Милла Йовович уйнаган “Выкрутасы”га билет алдык. Һәм үкенмәдек =) 

Россия комедияләре ахмак һәм әдәпсез, яки инде бөтенләй көлке түгел дип уйларга күнеккән инде. “Самый лучший фильм” ише котчыккыч “тупой” кинолардан соң, карыйсы да килми аларны.  Ә “Выкрутасы” исә бу уңайдан куандырды. Шаяртулары кызык, оригиналь хәтта. Зал шаркылдый-шаркылдый көлде, чын күңелдән. Бала-чагага да курыкмыйча каратырга мөмкин: билдән түбән шаяртулар, сугыш-кыйнашсыз кино. Ә соңгы вакытта әти-әниең белән утырып оялмыйча карарлык кинолар төшерелми диярлек.

Сюжеты кыскача болай: ерак шәһәрдә укытучы булып көн күргән Слава Колотилов (Хабенский) Мәскәүгә үзенең романын бастырырга килә. Тик юлы уңышсыз була: романын борып җибәрәләр, өстәвенә, машина бәрдереп аягы сына. Бәхетенә каршы, машина йөртүче чибәркәй Надя (Милла Йовович) аңа гашыйк була, хәтта кияве Даня (Ургант) булуга да карамастан. Милла-Надя, киявен ташлап, Славага чыгарга ризалаша. Слава бары өенә — Пальчики шәһәренә (уффф, сәер исем тапканнар да инде =) кайтып киләм дә, туй итәбез дип килешә. Ләкин..барысы да алай җиңел булса, интрига булмас иде, әйеме? Кайткан җиреннән Славаны ялгышлык белән футбол тренеры ясыйлар, паспортын тартып алалар, кыскасы, Мәскәүгә берничек тә кайтып җитә алмый бу. Өстәвенә, урам беспризорникларыннан футбол командасы җыеп, җирле чемпионатта да катнашырга мәҗбүр итәләр. Ахырда, әлбәттә, гашыйклар кавышты – нинди комедия ди ул, ахыры яхшы булмаса =) Кино дәвамында без шул футболист-беспризорник-малай-шалай маҗараларын карап утырдык. Ну күрсәттеләр дә болар – сальто ясый-ясый гол кертү, мәтәлчек ата-ата уйнау дисеңме. Акробатлар. Кинода моңсу нота да бар – урам малайлары, чемпионатта җиңсәк, бәлки, әти-әниләребез табылыр дип хыялланалар.

Милла Йовович русча шома сөйли, әнисе украин булганга. Ул боевик актрисасы дип хәтердә калган, комедиядә дә шәп уйнады. Кияве туйга соңга калгач, ачуы килеп, банкет өстәленә менеп, кулына пылесос (!!!) тотып, табын-тортларны җимерсә дә, соңгы кадрда туй күлмәгеннән футбол уйнаса да – һәрвакыт искиткеч сөйкемле ул Милла. Ургантны инде сөйләп торасы да юк. Аның герое хәйләкәр, астыртын. Надяны үзенә каратыр өчен, хәтта елаган кыяфәт чыгарам дип, күз даруы тамызырга да күп сорамый =) Хабенскийның кыяфәте “чудик”, бераз сәер, әмма сөйкемле. Ә инде 12 яшьлек футболист малайларны уйнаган балалар – супер-пупер. Ул эмоция, ул хисләр, кирәксә, паркущик сыман коймадан сикерү – шундый матур балалар инде.

Тулаем алганда да, аерым моментларда да кино бииик нык ошады. Сезгә дә карарга киңәш итәм. Бигрәк тә моңаеп утырсагыз һәм кәеф күтәрергә теләсәгез. Чынлап, залдан чыкканда үзеңне бик яхшы хис итәсең.

Posted in Киномания | Tagged , , | Leave a comment
 

Кем мескен дә, кем өстен?

Мисырдан килгән яңалык шаккаттырды мине бүген:

Каһирәдәге чуалышта намаз укыган мөселманнарны  христианнар полициядән үз гәүдәләре белән каплап  саклаганнар. Кулга кул тотынышып, христианнар Мисыр мөселманнарын намаз вкытында  полиция һөҗүменнән араларга тырышканнар. Әлеге «тере бронежилет» фотографиясе бөтен дөньяны гаҗәпләндерде.  Ә бит  копт  чиркәве янындагы теракттан соң Мисырдагы динара мөнәсәбәтләр шактый кискенләшкән иде. Инде башка шундый уй килә:  бер берсенә каршы көрәшкән копт-христианнар һәм мөселманнар да Хөсни Мөбәрәккә каршы берләшкәннәр икән, димәк, чынлап та Мисырдагы хәлләр мөшкел булган.  Ә бездәге халык шулай мәйданга чыга алыр иде микән? Тәһрир мәйданы Кызыл мәйданда кабатлана алыр идеме? Бу уйларым белән хезмәттәшләрем белән бүлешкән идем, алар кул гына селтәделәр: бездә алай булса,  протест ясаганнарны атып бетерер иделәр, бетте-китте, вәссәлам, дип. Әллә без түземрәк, әллә Рәсәйдә тормыш Мисырныкыннан яхшырак, белмим. Бер яктан караганда, Мисырда хәерчелек, кешеләр хәтта зиратларда яшәргә мәҗбүр, үз өйләре булмаганга, диләр. Икенче яктан, Мисырга туристлар, димәк, акча агыла, климат җылы, безнең сыман коммуналкага акча түгәсе юк.  Өстәвенә, «хәерче» Мисыр «стабиль» Рәсәйгә һәм Украинага хәтта бәрәңге (!!!) сата. Кем мескен дә, кем  өстендер бу очракта?

Posted in Дөнья хәле | Tagged | 5 комментариев
 

Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Сәлам! =)

Соңгы вакытта блоглар, блогерлар шуның хәтле популяр булып китте, хәтта ки ТВ яңалыкларында да блог цитаталарын бирергә тайчанмыйлар. Кем соң ул блогер? Үз блогымны ачканда, дөресен әйтим. блогның нәрсә икәнен юньләп аңламаган да идем.

Блог (инглизчә blogweb log —  интернет көндәлеге сүзеннән)  — даими рәвештә яңартылып торган текст, рәсем яки мультимедияле язмалардан торган веб-сайт. Блогларга озын булмаган һәм вакыт буенча тәртипкә китерелгән язмалар хас (соңгы язма беренче булып күрсәтелә). Гадәти көндәлектән блогның аермасы шунда ки, блог гадәттә чит кешеләр өчен ачык һәм башка кешеләр авторга үз фикерләрен яза алалар. 

Ә блогер, димәк, блог алып баручы кеше)

Posted in Без рубрики | 4 комментария