Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Сәлам! =)
Соңгы вакытта блоглар, блогерлар шуның хәтле популяр булып китте, хәтта ки ТВ яңалыкларында да блог цитаталарын бирергә тайчанмыйлар. Кем соң ул блогер? Үз блогымны ачканда, дөресен әйтим. блогның нәрсә икәнен юньләп аңламаган да идем.
Блог (инглизчә blog, web log — интернет көндәлеге сүзеннән) — даими рәвештә яңартылып торган текст, рәсем яки мультимедияле язмалардан торган веб-сайт. Блогларга озын булмаган һәм вакыт буенча тәртипкә китерелгән язмалар хас (соңгы язма беренче булып күрсәтелә). Гадәти көндәлектән блогның аермасы шунда ки, блог гадәттә чит кешеләр өчен ачык һәм башка кешеләр авторга үз фикерләрен яза алалар.
Ә блогер, димәк, блог алып баручы кеше)
Менә шушылай комментарий язып була.
Рәхим ит инде блогерлар арасына алай булгач
менә син дә хәзер блогер булдың. ярый әле татарча язасың, кәефне күтәрә
Рәхмәт, Наил! Алга таба да язырга тырышырмын )