Комедия

Якшәмбе көнне дустым белән кино карарга бардык. Нинди фильм карарга икәнен алдан сайламаган идек, шуңа күрә иң якын сеансларны карадык. Я “Черный лебедь” триллеры, я “Выкрутасы” комедиясенә барырга булдык без. “Черный лебедь” – скандаль кино, интернета да бик макталган. Кызганыч, анысына җүнле урынга билет булмады. Ярый, Голливуд ук булмаса да, Милла Йовович уйнаган “Выкрутасы”га билет алдык. Һәм үкенмәдек =) 

Россия комедияләре ахмак һәм әдәпсез, яки инде бөтенләй көлке түгел дип уйларга күнеккән инде. “Самый лучший фильм” ише котчыккыч “тупой” кинолардан соң, карыйсы да килми аларны.  Ә “Выкрутасы” исә бу уңайдан куандырды. Шаяртулары кызык, оригиналь хәтта. Зал шаркылдый-шаркылдый көлде, чын күңелдән. Бала-чагага да курыкмыйча каратырга мөмкин: билдән түбән шаяртулар, сугыш-кыйнашсыз кино. Ә соңгы вакытта әти-әниең белән утырып оялмыйча карарлык кинолар төшерелми диярлек.

Сюжеты кыскача болай: ерак шәһәрдә укытучы булып көн күргән Слава Колотилов (Хабенский) Мәскәүгә үзенең романын бастырырга килә. Тик юлы уңышсыз була: романын борып җибәрәләр, өстәвенә, машина бәрдереп аягы сына. Бәхетенә каршы, машина йөртүче чибәркәй Надя (Милла Йовович) аңа гашыйк була, хәтта кияве Даня (Ургант) булуга да карамастан. Милла-Надя, киявен ташлап, Славага чыгарга ризалаша. Слава бары өенә — Пальчики шәһәренә (уффф, сәер исем тапканнар да инде =) кайтып киләм дә, туй итәбез дип килешә. Ләкин..барысы да алай җиңел булса, интрига булмас иде, әйеме? Кайткан җиреннән Славаны ялгышлык белән футбол тренеры ясыйлар, паспортын тартып алалар, кыскасы, Мәскәүгә берничек тә кайтып җитә алмый бу. Өстәвенә, урам беспризорникларыннан футбол командасы җыеп, җирле чемпионатта да катнашырга мәҗбүр итәләр. Ахырда, әлбәттә, гашыйклар кавышты – нинди комедия ди ул, ахыры яхшы булмаса =) Кино дәвамында без шул футболист-беспризорник-малай-шалай маҗараларын карап утырдык. Ну күрсәттеләр дә болар – сальто ясый-ясый гол кертү, мәтәлчек ата-ата уйнау дисеңме. Акробатлар. Кинода моңсу нота да бар – урам малайлары, чемпионатта җиңсәк, бәлки, әти-әниләребез табылыр дип хыялланалар.

Милла Йовович русча шома сөйли, әнисе украин булганга. Ул боевик актрисасы дип хәтердә калган, комедиядә дә шәп уйнады. Кияве туйга соңга калгач, ачуы килеп, банкет өстәленә менеп, кулына пылесос (!!!) тотып, табын-тортларны җимерсә дә, соңгы кадрда туй күлмәгеннән футбол уйнаса да – һәрвакыт искиткеч сөйкемле ул Милла. Ургантны инде сөйләп торасы да юк. Аның герое хәйләкәр, астыртын. Надяны үзенә каратыр өчен, хәтта елаган кыяфәт чыгарам дип, күз даруы тамызырга да күп сорамый =) Хабенскийның кыяфәте “чудик”, бераз сәер, әмма сөйкемле. Ә инде 12 яшьлек футболист малайларны уйнаган балалар – супер-пупер. Ул эмоция, ул хисләр, кирәксә, паркущик сыман коймадан сикерү – шундый матур балалар инде.

Тулаем алганда да, аерым моментларда да кино бииик нык ошады. Сезгә дә карарга киңәш итәм. Бигрәк тә моңаеп утырсагыз һәм кәеф күтәрергә теләсәгез. Чынлап, залдан чыкканда үзеңне бик яхшы хис итәсең.

 
21 февраля, 2011
Киномания
Метки: , ,

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.