һәр нәрсәнең җае бар…
http://stamina.ru/ — бу сайттан клавиатурный тренажер программасын скачивать итеп була. Татарчасын белмим, урысчасы печатать вслепую дип атала. Бик файдалы һөнәр! Тизрәк җыясың да, күз дә армый. Вакытка экономия. Ике бармак белән текст җыю туйдыргач, мин карамыйча тиз җыерга өйрәтә торган программа эзли башладым. Һәм Стамина тренажерын таптым. Болай җайлы кебек =) Өйрәнә башлавыма 1 айдан артып китте инде. Башта авыр, хәрефләрне истә калдыра алмыйча җәфаландым. Хәзер инде карамыйча җыя алам, тик тизлек 100-120 символдан артмый (ә карап җыйсам, 150-200). Кәттә профилар 400 символ бәрә, тик миңа моңа кадәр ерак әле =) Шулай да, тырышып карарга исәп.
Мине өйрәткән тренажер — «Соло на клавиатуре дип атала». Нинди исем астында булсалар да, алар арасында охшашлык зур, инструкцияләре генә төрле. Ничек кенә булмасын, мин хәзер карамыйча җыям, клавиатурага гомумән карамыйм, ә мониторга — ара-тирә. Минутка ничә тамга җыйганлыгымны исәпләп караганым юк, исәпләмичә булмас ахрысы.
Фотошоп буенча яңа дәрес урнаштырачакмын, өстәл өчен обой ясау — «Футуристик обой ясау» дип атала. Менә бүген эшкәртеп бетердем, иртәгәдән куя башлармындыр. Так чтыыы, кергәләп йөрегез, көтеп калам.
Оо-оо, кермичә булмас, рәхмәт! Мин сезнең инструкция буенча яфракта тамчы ясадым, килеп чыкты ) Ләкин мин кайбер әйберләрне аңламадым, бераз интернеттан да ярдәм эзләдем. Сездә бит инструмент атамалары инглизчә, ә минем фотошопта — русча.