Копирайтинг

Яңалыкларым шул: мин копирайтер булып эшләргә булдым! Барысы да бик гади. Работа.ру да резюме элдем да, бер фирмадан шалтыратып собеседованиега чакырдылар. Әллә ни катлаулы булдмады — мине хәтта бу өлкәдә эш тәҗрибәм дә булмаган килеш алдылар. Дөресен әйтим, копирайтер булып эшләгәнем булмаса да, язу-сызу эшендә аптырап калмыйм мин. Мәктәптә стенгазета ясау, сценарий язуларда гел катнаша идем, хәтта журфакка да кермәкче идем. Әти-әни генә анда барма диделәр, күңел дә алай каты тартмады, шуңа күрә башка җирдә белем алдым. Ләкин язгаларга барыбер бик яратам)))

Аралаш.ру да оригами турында язгалагач, мин әрсез кыяфәт чыгарып, «оригами турында мәкаләләр яздым» дидем. КИСИны бетердем дигәч, күзе шар булды эшкә алучының, ник копирайтер булырга телисез ди. Мәйтәм, подработка булыр дим))) Эшләгән җиремне әйтмим, ату проблемаларым булачак дигәч, төпченмәде тагын (эшем бар, ләкин кайчак буш вакытым була. подработкага җитәрлек. ләкин начальством бу подработкам турында белмәсә, хәерлерәк булыр)))

Башта мине сынап карарга булдылар. 3 мәкаләң ошаса, алабыз, 1 ай сынау срогы белән, диделәр. Мәкалә билгеле бер темага язылырга һәм билгеле бер күләмдә булырга тиеш. Кыска мәкалә — 500 билгедән (знак) башлап, контекстная ссылка — 1000 билгедән 2 меңгә кадәр. Өстәвенә, текстка махсус сүзләр: анкор (төп текстта бер сүз яки сүзтезмә, астына сызып билгеләнә) һәм ключевиклар (темасына карап, кара шрифт белән күрсәтелә). Мәкалә темалары төрле-төрле. 2 атна эчендә тайм-менеджмент турында да, туй күлмәкләре, Адлер кунакханәләре турында да язырга өлгердем. Язуы авыр түгел. Төп критерий — статья вакытында тапшырылырга, бөтен оформлениесе дөрес булырга һәм күләме җитәрлек булырга тиеш. Эчтәлегенә әллә ни таләпләр юк — язмалар гәзит өчен түгел бит. Иң  мөһиме, хатасыз һәм укырлык булсын. Шедевр язу мәҗбүри түгел))) Ләкин шулай да тырышлык кирәк. Кайчак бик күп язырга кирәк, вакытына өлгертергә. Хатасыз, дөрес җөмләләр төзи белү дә мәслихәт. Әгәр дә дедлайн – соңгы срокны да үткәреп җибәрсәң, язуның мәгънәсе калмый.

Бушка инетта вакыт уздырганчы, копирайтер булы эшләү хәерлерәк. Инде акчасын да түләсәләр, бигрәк шәп булыр иде )))  Болары турында алга таба язырмын әле, Алла бирса.

 
9 марта, 2011
Һөнәр
Метки: , ,

16 Responses to “Копирайтинг”

  1. поисковиклар укысын өчен язылган текст булып чыга инде бу, поисковикларны һәм шулар аркылы бу сайтны эзләп тапкан кешеләрне алдалау булып чыга… әмма чынлап та темасы буенча шәп сайт булып, кеше поисковик белән шул теманы эзләп аны таба алмаганда, ул сайтны бер аз табыла торганрак итү өчен булганда аңларга була…

    • alma:

      Синеңчә, реклама алдалау булып чыгамы?

      • http://forum.baltasi.ru/viewtopic.php?pid=10487#p10487 да, 2009-04-20 00:41:36 да мин болай дип әйткән идем:
        …гомумән, түләүле реклама начаррак йә шикле нәрсә инде ул…

        шул ук сөйләшүдә 2009-04-30 08:16:31 да 15енче язымтада озын итеп язганмын:

        сез шулай дигәч мин тагы да бер аз фикер йөртеп мондый фикерләргә дә килдем: реклама өчен сатып алучы түли булып чыга бит инде, чөнки сатучы акчаны аннан ала… (монысы монда кирәк тә түгел…) реклама куйыу — сатыучы белән алыучыны таныштырыу-очраштырыу өчен, ул улларга кирәк, шуңа күрә улларның улның өчен түләве — нормаль… әгәр сатыучы начар әйберне акча түләп йалганлап мактаса да, сатып алыучы бит улның реклама икәнене аңлай һәм башка кешеләрдән сорап белә, чынлап торып та әйбәт товармы икәнене, сатыучысы үзене үзе мактаганга ышанып карамай… шуллай булгач улның өчен борчылмаска була дип чыгарып була, әмма бит ислам дине буйынча сатучы үзене йалганлап мактаса да ул бик дөрес еш түгел бит инде, улның үзене үзе йалганлап мактавына йул куйыу да бәлки дөрес еш түгелдер. ә чынлап торып та әйбәт товар мактаса ул товарны бушка гына үзең мактау да дөрес инде… ә менә сайтларда рекламалар бар шундай: нәрсә чыкканыны сайт хуҗасы белмәй дә, реклама куйыучы компанийә анда әллә ниндәй әшәке әйберләр рекламалайдыр бәлки — анысы да дөрес түгелдер…

        • alma:

          Реклама ул хезмәт. Хезмәткә түләү тиешле. Мин язам — алар бастыралар. Инде әгәр берәр кеше шул текстлы битне ачып укыса, аңа бит аның өчен түләргә кирәкми. Алай булса, минем бөтен акчам инетка түләүгә китеп барыр иде 🙂

          • ой, син комментарий язганчы мин комментариемны ике тапкырдан артык зурайтып куйдым.

            • alma:

              Нәкъ шулай. Тренинглар уздыручы кешегә «активные продажи», «коучинг», «деловые переговоры», һ.б. темелаларга мәкалә язуда нинди гөнаһ бардыр? Мин бит менә шундый-шундый әйберләр сезгә файдалы була ала, аларга шушы тренингларда өйрәнә аласыз дип язам.

              Сарафанное радио, таныш-белешләргә генә таяна торган замана түгел бит. Бөтен конкурентларын реклама кулланып, син кулланмасаң, авыз ачып тик каласыңны көт тә тор. Рекламаның максаты — мәгълүмат бирү.

              Динар, син бигрәк инде. Һәр җирдән гөнаһ эзләп утырмасаң 🙂

      • юк, мин алай диеп уйламыйм. реклама алдалау булырга да мөмкин, алдалау булмаска да мөмкин.

  2. alma:

    Минем текстлар — описательно-рекламный төстә. Беркемне дә алдамыйм. Мәсәслән, спелеология турындагы мәкаләдә кыскача спелеологиянең ни икәнен аңлатам, делегирование дип язганында шуны тасвирлыйм, һ.б.

    • аңлашыла. просто википедиядан копияләп куйсалар википедияга сылтама язасы була, ә болай син үз сүзең белән язып аларга саткач ул инде аларның үзләренеке чутлана.

      • alma:

        Ә рерайт начармени? Әйе, мин үз сүзләрем белән язам ди, башка материалны үзгәртеп. Антиплагиатка тикшерәм, 90% тан да түбән ярамый. Мин бит урламыйм — үз хезмәтем белән тирән рерайт ясыйм.

        • бер үк язманы кирәкмәгәнгә үзгәртеп утыру исраф эш булып чыга бер уйлап карасаң. шуны ук копияләп тә куеп була бит, википедия мәсьәлән аны рөхсәт итә, ләкин сылтама куясы. ә копияләү рөхсәт булмаганда яки аны сорап утырасы килмәгәндә бу сине эшкә алган сайт хуҗалары шулай үзгәртеп язырга мәҗбүр инде. ләкин алар аны копияләү ярамаганга гына эшләмиләрдер, ә поисковиклар бу сайтта оригинал контент диеп уйласын өчен шулай итеп үзгәрттерәләрдер. һәм сылтама куясылары килмидер, анысын да поисковиклар безнең рейтингны башка сайтка бирә диеп куркып куймыйлардыр. хуҗасыннан гына сорыйсы булса пиратлар шикелле куркып тормаслар идедер алла бирса.

          • alma:

            Чөнки бер үк язманы копияләсәң, плагиат була. Автор хокуклары өчен түләргә туры килә. Өстәвенә, текстны копияләсәң, аның бит әле нәкъ сиңа кирәкле рәвешкә китерергә, ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк барыбер. Ә бу вакыт сорый. Тагын, фәнни тел белән язылганны бөтен кеше дә аңламый. Кайбер текстларны гади кеше аңларлык итеп аударырга кирәк. SEO-оптимизатор көне буе текст яза алмый бит инде, шуңа күрә копирайтерлар яллый.

          • alma:

            «бу сайтта оригинал контент диеп уйласын өчен шулай итеп үзгәрттерәләрдер.» — Динар, уйласын өчен генә түгел. Бу инде чынлап та оригиналь контент була. Формаль яктан да (антиплагиатка тикшерү), факт ягыннан да. Чөнки берничә чыганактан файдаланып, үз фикерең, үз сүзең белән язган әйбер оригиналь була.

            • мин инде моңа җавап яза алмый идем, синең админкага кереп параметры-обсужденияда «Разрешить древовидные (вложенные) комментарии глубиной … уровней» ны 5тән 10га күчердем, йәме. ә 10нан да арттырып булмый икән.

              әмма, менә бер үк фикерне 200-400 хәреф белән 100 төрле ысул белән язып була диеп уйлыйк. иң беренче язган кешеләр иң төгәл сүзләрне сайлап ала шулай бит. ә башка вариантлар инде «болай итеп язарга ярамай, плагиат була» диеп уйлап бик үк туры килеп бетмәгән сүзләр кулланып языла, шулай итеп ул «г…оконтент»ка әйләнәдер.

              • alma:

                Хм. бер яктан караганда, син хаклы. Икенче яктан карасаң — бу инде копирайтерга түгел, оптимизаторга претензия. Әгәр мин язган текстлар чынлап та говно икән, алмасыннар — мин бит ялынмыйм. Әгәр дә риза икәннәр — зарланмасыннар. Инде синең кебек щепетильныйларга — ошамаса, говноконтентны укымагыз, кулланмагыз. Мәҗбүр итмиләр бит.

  3. alma:

    Ахахах))) Википедия))) Динар, дөньяда бар сорауга җавапны шуннан табып булса, мин бик бәхетле булыр идем. «Туй күлмәге» темасына, яки «Шри Ланкада ял» темасын Бүкипедия ни дияр икән? Анда бит коры энциклопедия теле кирәк түгел, кеше укырлык итеп язырга кирәк.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.