РАХАТ ЛУКУМ, Хуҗа Насертдин, Яңа Ел, Шукбай, Шомбай…..

Тәки язырга мәҗбүр итә бит мине….) Башка автомат терәтеп яздырмаса да, чатка кергән саен гел исемә төшерә Хуҗа: яз минем турында, и вчу! Берни белмим, ату үпкәлим! Башка берәү булса алай бик ис китмәс иде. Ләкин Хуҗа турында язырга кирәк, үзе сорагач. Беләсезме нигә? Чөнки ул мине чатка ияләштерде)

Иртән иртүк сәгать 9да чатка керсәң, һичшиксез, я Хуҗа, я энесе чатта булырлар. Хуҗа үзе ниндидер чат сакчысы сыман күз алдына килә: оялып торганнарны сөйләштерә, әрсезләрне тәртипкә утырта.Илдар мин чатта танышкан кешеләрнең берсе. Һәрвакыт тәмле телле, кергән саен берәр матур сүз әйтүе белән үзенә җәлеп итә. Кәефне дә күтәрә. Эштә берәрсе рәнҗетсә, мин гел аңа зарланып алам 🙂

Берәр әкәмәт никлы кеше утырса, көт тә тор, Илдар ул. Аннары үзе беренче булып яза да әле, бу мин дип.  Ахрысы, күңеле гел яңалыкка тарта, шуңа ник алмаштырадыр 🙂 (мин, мәсәлән, гел бер никтан гына керәм). Илдар-Хуҗаның миңа ошый торган сыйфаты: без чатта урысча бакылдап утырганда, ул гел татарча яза. Маладис вупшем! Чын татар егете, үзе дә, энесе дә.

Шуңа күрә чатка керүе рәхәт тә: сине каршы алучы яхшы күңелле кешеләр булганга. 🙂

Ник яз дисең дигәч, мәңге чатта утырмам бит, истәлеккә калыр диде ул. Хм. Чынлап та, берәр кайчан барыбыз да укып бетеребез, җитдиерәк эшкә урнашырбыз(Алла бирса). Гаилә, бала-чага, йорт — инетка, чатка вакыт та калмас. Шуңа күрә, кадерен белик чатның да, әңгәмәдәшләрнең дә.

 

6 Responses to “РАХАТ ЛУКУМ, Хуҗа Насертдин, Яңа Ел, Шукбай, Шомбай…..”

  1. Аноним:

    Рэхмэт минем турында шундый уйда булуына) рэхмэт бу язма очен)2 кон ялда ятканда вакыт уздырырга кирэк бит иртэдэн шул чатка керэм инде кая барыйм) вакыт уздырырга шэп ул чат дигэннэре) син эйтмешли теге (детский сад)лар булмаса вообщем яхшы булыр иде эле)))авызларында бер жунле суз юк, без ул вакытта андый сузлэрне белмидэ идек эле… алар б-н талашып утырганда ярый сез килеп керэсез инде кунеллэр тынычлап кала сез кергэч!!! Сез: Бортек, СПБ талк, Милэушэ, Зарина… Рэхмэт сезгэ дуслар!!! сез булмасагыз чатта аралашыр кешедэ булмас иде мин уйлавымча)Бортек сина бик зур РЭХМЭТ бу язма очен!!!

  2. null:

    Адаш…яхшы кеше син…

  3. Аноним:

    сине онытканмын адаш синада бик зур рэхмэт…

  4. Na)(aLo4ka:

    Эйее Ильдар шундый ул=)мин дэ анын белэн танышканыма бик шатмын=)))

    матур язгансын(монсы автору)=))))

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.