Курыксаң, урлама, урласаң, курыкма!
Бүген иртән радио тыңлыйбыз. Кунакта Вамин директоры. Имеш, кабинетында «Курыксаң, эшләмә, эшләсәң, курыкма» дигән девиз эленеп тора икән. Әти көлә: «Моның девизы бит «Курыксаң, урлама, урласаң, курыкма» дигән, ди. Урыслар шул директорга төртеп, әнә, татарлар нинди карак дип көләләр, аның караклыгы турында легендалар йөри, ди.
Әтиең күрәм бик дөрес сүзләр сөйли))
Әлбәттә, минем әти бит ул 🙂