Копирайтерның беренче хезмәт хакы… Урра-а-ааааа!

Аллаһка шөкер!Йехххооооууу! Миңа копирайтер булып эшләгән өчен февраль ае акчасын бирделәр. Әлбәттә, конвертта. Төп эш урыным булганга күрә, бу мине әллә ни куркытмады. 25 февральдән эшли башлаган идем, әз дә түгел, күп тә түгел — 1 мең булды эш хакым. 4-5 көн өчен начар түгел дип уйлыйм) (Исегезгә төшерәм, бу минем өстәмә эшем, подработка).

Киләсе з/п апрель уртасында гына була — тәртипләре шундый. Бу айда эшләгәннең акчасын киләсе айның 15нче числосында аласың.

Мәкалә языр өчен бирем эзерләүче Эдуард бик мөлаем кеше. Тыныч кына нәрсә кирәген аңлатып бирә, кирәк чагында мактап та җибәрә) Копирайтинг өчен хәтта аська да булдырдым. Эш шунда, кайчак биремнәрне ашыгыч рәвештә үтәргә кирәк. Андый очракта копирайтерлар җитәкчесе телефонга смс яза я шалтырата. Ләкин эш барышында туган вак-төяк сорауларны смс аша җибәрү уңайлы түгел. ISQ бу проблеманы хәл итә.

Һеммм… Монда мине бик нык тәнкыйтьләгән Динарга сүзем шул: кичәге студентка мондый «подработка»ның гөнаһы юктыр.

Кыскасы,әлегә мин бик шат һәм яңа эшемнән риза.  Алга таба күз күрер 🙂

 
28 марта, 2011
Һөнәр
Метки:

5 Responses to “Копирайтерның беренче хезмәт хакы… Урра-а-ааааа!”

  1. без бу темага чатта сөйләштек, сез аны укый алмыйсыз.

  2. ISQ түгел, ә ICQ ул, белеп кал)

    • alma:

      Ахахаха, әйтәм ич, күптән түгел генә ясадым ул аськаны, җүнләп куллана да белмим, дөрес итеп яза да белмим, тормоз булгач ))))))))

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.