Уенчыкларым……)

Оригами белән кызыксына башлавыма инде берничә ай. Оригами осталары гади кәгазь битеннән искитмәле әйберләр ясый беләләр. Мин әле өйрәнчек кенә, ләкин бу шөгыль миңа ошап китте. Болай үзем җәнлек, кош фигураларын ясамыйм, кусудамаларны якын күрәм. Кусудама — геометрик фигура, яки шар формасындагы оригами. Әлеге блогта үзем эшләгән кусудамаларны элмичә булдыра алмыйм, әлбәттә 🙂

Бу — «Электра» кусудамасы. Башка кусудамалар өчен нигез буларак еш кулланыла (биш почмаклы ячейкаларга кәгазь чәчәкләр утыртып куйсаң, менә дигән букет килеп чыга).

Курлер — бөтерчек кусудамасы. Бик шаян кусудама, миңа бик ошый. Аны конструктор сыман төрлечә җыеп-сүтеп була, балаларга менә дигән уенчык 🙂

Монысы тагын бер курлер, бәләкәй.

Монысы чәчәкле кусудама. Люстрага элеп куйдым өйдә.

 

Ә монысы кәгазьдән ясалган йолдызчыклар.

Болары — пыяла савытка җыелган йолдызчыклар. Йортны бизәргә матур була.

 
6 апреля, 2011
Оригами
Метки: ,

12 Responses to “Уенчыкларым……)”

  1. икенчече бик текә күренә, тотып карыйсылары килеп китте

  2. Шәп):

    Язмаларыңны укып барам. Афәрин!!!! Менә үзем дә блог ачтым. Ни булыр)))

  3. шәп. бигрәк катлаулы нәрсәләр ясыйсың икән! молодец…

  4. alma:

    Рәхмәт! =) юк-юк, теманы үзгәртәсем килми!

  5. alma:

    Чынлыкта боларны ясау бик җиңел, вакыт кына ала)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.