Мониторның икенче башында
Яза башлар алдыннан, бу язмама исем таба алмыйча җәфаландым. Урысча «зависимость» дигәнне сүзлек «бәйлелек» дип тәрҗемә итә. Ләкин бу сүз никтер күңелгә ятмый. Коллык дисәң… Юк, коллык та туры килми бу очракта. Ник шулай яза алмыйча болганып-тулганып йөрим соң? Эш шунда, мин интернетка артык мөкиббән китүем турында язмакчы булам.
Элек мин интернетта бик әз утыра идем. Әштер-өштер генә Вконтакте сәхифәмне карап чыгам, Матбугат.ру ны актаргалыйм, уку буенча берәр материал эзлим дә, вәссәлам. Ә соңгы вакытта…Җен алыштырган төсле булдым. Ярты төнгә хәтле комп артында утыру, эштә аськада, чатта язышулар китте. Эштә бераз орышып алмаган булсалар, тәки туктамас идем.
Минемчә, күп кеше минем хикәямдә үзен таныр. Сәер, әйеме? Гомердә күрмәгән, белмәгән кеше белән аралаша башлыйсың да, ул кешедә тулы бер яңа дөнья ачасың. Бары тик уен дип кенә башланган чат мине әллә нинди уйларга этәрде. Җүләр сатып шаярышып утырган арада, миннән әллә ничә километр ераклыктагы кешеләр миңа якын булып китте. Әйе, аңлыйм, бу дуслык түгел. Ничектер, илюзия сыман гына. Ләкин әллә заманы шундыймы,әллә эш үземдәме — миңа гел әйтәсе килгән фикеремне язып бирү җиңелрәк иде. Километрлы смслар язырга кушсаң, мин инде ул:) Һәм минем белән аралашканнарга мин рәхмәтле. Алар минем серләремне, яңалыкларымны тыңлыйлар. Кайнап торган кичерешләрне кешегә сөйләсәң, бераз тынычланып китәсең бит, әйеме?
Радиодан ишеткән бер гыйбарә искә төште: «Кеше бик күп нәрсәсез яши ала. Тик..Әңгәмәдәшсез генә яши алмый». Чынлап та, безгә әңгәмәдәш кирәк. «Хәлләр ничек?» дигән буш язу гына түгел. Дежур сәламләшү-саубуллашу гына түгел, ә нәкъ менә әңгәмәдәш кирәк. Әйе, ялгыш кына танышкан кешенең синең тормышка кереп китү ихтималы бик аз. Тик барыбер, хәтта очраклы танышкан кеше дә сиңа әллә нинди файдалы киңәш бирә ала, хәтта хәлеңне җиңеләйтергә дә сәләтле.
Кыскасы, әллә шуңа, әллә башка сәбәпле — мин кабат компьтерны кабызам да, мониторга күземне терим. Мониторның икенче башындагы кешенең күңеленә җепләр сузам. Хәерлегә генә булсын…:)
ә мин әңгәмәдәшсез яшәй алам дийеп уйлайм, алла бирса, әмма алла сакласын!
Син Актанышлар сыман сөйлисең, белмәем, уйлаем дип =) Әлбәттә, яши аласың. Ләкин андый яшәү бик кызык булмастыр.
безнең якта алай сөйләшмәйләр, әмма мин шулай язуны дөрес дийеп санайм.
Ааа, мин синең язмаңда үземне таныйм…
Кызык блог алып барасың. Ошады!
Рәхмәт,Эльмира! Такылдык блогы синеке бит ул? Шәпский! )))
хм.. уйлап-уйлап утырам да… хак сүз… мин инде үземнең тормышымны синсез, Айгөлсез куз алдыма китерә дә алмыйм))) Авыр чакта юатып, төпле киңәшләрегезне биреп, шатлыкларымны уртаклашуыгызга рәхмәт! Алла бирсә очрашуга да күп калмый инде!!**)) Яратам сезне!!**))
Минме? Төпле? ахахах) Бетле киңәш диген, Шәпчик! )))))) Әйе, очрашырга иде инде. Сагынылгаааан…
бетлееееее=Р