IQ-тест: һәм кәеф күтәреләәәәәәәә!
Бүген кәефем бер дә юк иде. Утыра торгач, ничектер онытылып китер өчен, берәр тест узырга кирәк дигән фикергә килдем. Исемә төште: үземнең IQ, ягъни интеллект коэффициентымны белмим икән бит. Шуңа күрә, тест узырга булдым. Алай да, хафага төштем: тест узып, компьютер миңа «син шыр дивана» дисә, кәефем тагын да төшәчәк бит =).
Тестта 40 сорау, аларга җавап бирер өчен 30 минут вакыт бирелә. Мин үзем санлы биремнәрне авырдан чиштем, күбесен гомумән уздырып кына бардым. Ә хәрефле, сүзле биремнәр никтер бик җиңел бирелде. Хоппп-ля — минем IQ 131! Тест авторлары алдамаган булса, уртача интеллект коэффициенты 100-120 балл. Димәк, әле, мактана да алам — уртачадан бераз югарырак икән интеллектым =) Ләкин, белгәнемчә, IQ-тест — бик шартлы әйбер һәм аның нәтиҗәләре дз бик үк төгәл түгел.