Вакыт машинасы.

Бәләкәй Апушның авыр балачагы турында кем генә укымагандыр? Тукайның фаҗигале язмышы гел минем елак күңелемнән яшь агыза иде. Кечкенә чакта минем хәтта хыялым бар иде: вакыт машинасы булсын иде дә, мин Тукай заманына барып, аны үпкә чиреннән хәзерге дарулар белә дәвалар идем… Ул терелер иде, яшьли гүргә кереп әрәм булмас иде дип уйлый идм.

Фантастика укып/карап җүләрләнгән башка нинди генә уй килмәс! Ә шулай да, кайвакыт вакыт машинасы темасы кабат исемә төшә. Дөресрәге, вакыт машинасы да түгел, ә альтернатив чынбарлык темасы. Әгәр дә мин бу кешене очратмасам, бу җиргә бармасам, башка уку йотрына кергән булсам, тормыш ничек үзгәргән булыр иде?

Хаталарны ясамас өчен вакытны кире кайтарыр идем дә…Файдасыздыр бу. Үткәндәге хаталарыңны төзәтеп бетерсәң дә, яңа хаталар ясамассың дип кем гарантия бирә ала? Димәк, вакыт машинасы булса, бөтен тормышым хата төзәтүгә әйләнеп калачактыр. Хаталар өстендә эш, нәкъ мәктәптәгечә =) Вакыт машинасы хакында күпме генә хыялланма, «Кая барсаң да, кара сакалың артыңнан калмас» дигән мәкаль искә төшә. Күпме генә ялгышлардан качырга теләсәң дә, үз-үзеңнән кача алмассың.  Үткәндәге берәр фаҗиганы яисә һәлакәтне булдырмыйча калсаң да, вакыт шулай үзгәрер — бер бәла урынына икенче бәла килеп чыгар, бер корбан урынына икенче корбан һәлак булыр, ахрысы.

 
10 мая, 2011
Без рубрики

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.