IQ-тест: һәм кәеф күтәреләәәәәәәә!

Бүген кәефем бер дә юк иде. Утыра торгач, ничектер онытылып китер өчен, берәр тест узырга кирәк дигән фикергә килдем. Исемә төште: үземнең IQ, ягъни интеллект коэффициентымны белмим икән бит. Шуңа күрә, тест узырга булдым. Алай да, хафага төштем: тест узып, компьютер миңа «син шыр дивана» дисә, кәефем тагын да төшәчәк бит =).

Тестта 40 сорау, аларга җавап бирер өчен 30 минут вакыт бирелә. Мин үзем санлы биремнәрне авырдан чиштем, күбесен гомумән уздырып кына бардым. Ә хәрефле, сүзле биремнәр никтер бик җиңел бирелде. Хоппп-ля — минем IQ 131! Тест авторлары алдамаган булса, уртача интеллект коэффициенты 100-120 балл. Димәк, әле, мактана да алам — уртачадан бераз югарырак икән интеллектым =) Ләкин, белгәнемчә, IQ-тест — бик шартлы әйбер һәм аның нәтиҗәләре дз бик үк төгәл түгел.

 
23 мая, 2011
Интернет-сәях

24 Responses to “IQ-тест: һәм кәеф күтәреләәәәәәәә!”

  1. сәләм.
    яңалыклар сайты ясашырга чакырам:
    http://яңалыклар.блогы.рф/wp-admin/post-new.php .

    шушындый тәкъдимнәр языр өчен «бит» ясап куйсаң иде. минем блогта бар ул.

    http://алма-бөртеге.блогы.рф/wp-admin/options-general.php?page=nofollowfree.php
    да телне алыштыр, 4 галочканың калган 2сен куй, 5не 0 ит, «Показывать CSS баннер в верху вашего блога?» ны «Нет» диеп куйсаң була, куймасаң да сүндерелгән ул.

    http://алма-бөртеге.блогы.рф/wp-admin/options-general.php?page=loginza/loginza.php
    да телне алыштыр.

    http://алма-бөртеге.блогы.рф/wp-admin/options-permalink.php
    да Префикс для рубрик ка «бүлек» дисәң була, Префикс для меток ка «тамга», ләкин элекке язаларыңа сылтамалар куйган булсаң алар эшләми башлаячактыр. июнь-10 8:30 : юк, язма адреслары эшләячәк, категория битләре адреслары генә эшләмәй башлаячак, син аларга сылтама куймагансыңдыр.

  2. Шәп):

    сайты бн поделись)) минем дэ уземнен интеллект коэффициентымны белэсем килэ))

  3. «Интернет-сәях» бу юри язылганмы? хата гынамы?

  4. мин сине вконтактеда таптым бугай

  5. ага 🙂 полный әңгәмә булган бу:)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.