Маша — Машаллаһ!

“Ә син ник намаз укымыйсың? Әйдә ястүне бергә укыйбыз”. Бу сүзләрне миңа урыс кызы әйтер дисәләр, ышанмас идем, чын. Ләкин чынлыкта нәкъ шулай килеп чыкты. Маша – Чиләбе кызы, миннән берничә яшькә олы. Танышуыбыз интернет аша булды: Маша администратор булган “Клуб адекватных мусульманок” ВК төркеменнән башланды. Бу төркем гаҗәп кызык, анда бик күп темаларга мәглүмат алып була. Маша Казанга дус кызына кунакка килгәч, минем белән дә очрашты, хәтта безнең өйдә кунак та булды.

Маша гомумән гади кеше түгел. Бер кешедә шуның хәтле төрле-төрле әйберләр җыелыр икән! Беренчедән, ул урыс филолгиясе белгече, мәктәптә эшли. Укытучы кеше кырыс, акыл өйрәтүче, үтә дә “дөрес” булып күз алдына килә, әйеме? Ә Мария шул ук вакытта неформал да (ул төрле-төрле музыка стильләрен үз итә, неформаль культура белән кызыксына). Өстәвенә, автостоп белән сәяхәт итә, Казанга да автостоп белән килде. Һәм, иң кызыклысы, Маша – мөслимә. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанучы, биш вакыт намазын укучы мөслимә. Урыс милләтле кешеләрнең ислам кабул итүе мине бик гаҗәплендерә дә, куандыра да. Машаның да юлы җиңел булмаган, эшләгән җирендә, аралашкан кешеләре арасында проблемалар килеп чыккан. Һәрхәлдә, Чиләбедә бездә гадәти булган хәләл ризыкларны табуы да кыен, мөселманнар да әзрәк, димәк, аларны аңламаучы һәм исламны яратып бетермәүчеләр шактый. Тик Машаның авызыннан бу темага хет бер зарлану сүзе чыксын: үз язмышын ул ничек бар, шулай кабул итә һәм сабыр итә.
Маша – бик ихлас, гади кеше. Башка кешеләрдән пафослы булып ишетелгән сүзләр аның йөрәгеннән бәреп чыга, бик табигый күренә. Безнең өйдә намаз укыганнан соң, Маша кул күтәреп дога кылды да, “Кунак догасын Аллаһ кабул кыла дигән, мин синең өчен дога кылдым”, диде. Иртән аерылышканда, Маша “Әссәләмү галәйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ” дип саубуллашты да, юлга чыгып китте. Аның әле Чаллыга барасы бар иде.

Бу гаҗәеп кызны Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын иде. Мин аны беркайчан да онытмам дип уйлыйм.

Posted in Ислам | Tagged | Leave a comment
 

***

Сабырлык киткән дөньяда,
Мәрхәмәт югалган шәһәрдә
Яңгырлар гына чын иптәшләр,
Чәчәкләр генә чын сердәшләр.

Фәрештә утырткан гөлләрне
Рәхимсез тәгәрмәч изгәндә,
Әйт әле, син ниr дәшмәдең,
Битараф карадың тәрәздән?

“Мин генә үзгәртмәм дөньяны!
Мин аның бер нәни валчыгы!”
Әйт әле, татлымы күз яше?
Ясалма елмаю ачымы?

Гаепне аудардың заманга,
“Миннән бит берни дә тормый!”
Гаепсез санасаң үзеңне,
Намусың җанны ник тырный?

Posted in Шигырь-мигырь =) | Leave a comment
 

Хәдис

Тәрҗемә өлкәсендә эшләрем хөрти, шуңа күрә бу мәглүматны урысча вариантта китерәм:

Аль-Бухари передал:”Пророк(САС)сказал:”Пятеро являются мучениками: умершие от чумы, умершие от болезней живота, утонувшие, погребённые под обломками и павшие на пути Аллаха”

«Булгария» теплоходында баткан мөселманнар шәһид, иншәАллаһ. Урыннары җәннәттә булсын.

Posted in Дөнья хәле | Tagged , | Leave a comment
 

Стинг Казанда!

2 июль көнне Казанның Татнефть-Арена залында Гордон Мэтью Томас Самнер, яки, гади генә итеп әйткәндә, җырчы Стинг чыгыш ясады. Аны белмәгән кеше сирәк, исемен белмәгәннәр дә, һичшиксез, аныд моңлы җырларын ишетеп беләләр. Бөтендөнья масштабындагы йолдызны сәхнәдә күрү 10 мең чамасы кешгә тәтеде.

Татнефть-арена парковкасы моның хәтел затлы джипларны гомердә дә күргәне булмагандыр: кайсы гына регион номерлары юк, нинди генә марка һәм модельләр юк. Стингны тыңларга Уфа, Түбән Новгород, Самара, башка җирләрдән дә күп кеше килде.

Үз фикеремне әйтим — безнең эстрадада Стинг кебек профессионаллар юк ул. Безгә ялтыравык чәчәкле-чуклы киемнәр булсын, пиар булсын, скандал булсын, сәхшәдән эчпошыргыч төче сөйләнүләр булсын… Ә Стинг гап-гади кара чалбар, кара күлмәк, соры футболкадан, бөтен Татнефть-аренаны яңгыратып чыгыш ясады.

Барыбызга да балачактан ук таныш Shape of My Heart җыры, клон сериалыннан таныш Desert Rose, пацифистик рухтагы Russians, лирик Roxanne….Концертны соңгы 15 минутында бөтен зал аягурә басып алкышлады Стингны.

Posted in Дөнья хәле | Tagged , | Leave a comment
 

***

Хәсрәтләрне ярсу елга итеп агыздык,
Күктә яңа өмет йолдызларын кабыздык,
Тик күз яше белән юып күңел чистармады:
Юшкын булып төпкә ятты явызлык…

Posted in Шигырь-мигырь =) | Tagged | 6 комментариев