Күзәтүләр

Басып торасың кайчак шулай Кольцо каршында, я Бауман урамында. Берәр иптәшеңне көтәсең, иптәш гадәттәгечә соңга кала. Андый очракларда мин вакыт узсын дип як-якка карый башлыйм. Тыз-быз ашыккан кешеләрне күзәтү үзе бер тамаша.

Кием, бизәнгеч, чәч, яулык ише әйберләрне тикшереп туйгач, кешеләрнең йөзләренә игътибар итә башлыйсың. Кемдер елмая, кемдер, кашын җыерып узып китә, кайберәүләре, йөзләренә текәлгәнемне сизеп, гаҗәпләнеп карыйлар. Кольцо каршында гадәттә сыңар чәчкә тоткан егетләр таптана — свидание, баш әйләндергеч биек үкчәле туфли кигән кызлар шопингка ашыга. Яшь ментлар арлы-бирле тәртип саклап чайкалып йөриләр. Гадәттәгечә, Кольцо ишек төбендә шырык-шырык көлеп бала-чага кыяфәтле егет-кызлар тәмәке тарта.

Шәһәр тормышы бертөрле дә, минут саен үзгәреп торучан да…

 
26 августа, 2011
Дөнья хәле

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.