Мишәр килене

Цүпрәле сөйләме башта бигрәк каты тоелган иде. Яңа туганнарымның «ч» урынына «ц» диюенә, диалект сүзләренә ияләштем тагын. Әй, кызык та аларны тыңлавы!

Түшәм — путалак (потолок), бераз — берсәк, гел — ялан, тәрәзә пәрдәсе — элеңге,һ.б. сүзләргә өйрәнеп беттем. Тагын, мишәрләр сүзләрне киредән әйләндереп әйтәләр — хатын-кыз түгел, кыз-хатын, исән-сау түгел, сау-исән. Ой, ә тагын «әйе» урынына «да» куллананлар.

Иң кызыгы, Казанга күчкән мишәр балалары гади татарлар белән әдәби телдә аралаша. Ләкин телефоннан берәр туганы шалтыратса..шундук ц-ц-ц башлана)

 
15 сентября, 2011
Без рубрики
Метки: ,

5 Responses to “Мишәр килене”

  1. Ахах, все в точку) Сам ни раз за собой замечал, что когда начинаю с родителями по телефону говорить, на автомате на «ц-ц-ц» перехожу)

  2. Шәп):

    Вообще кунелле кешелэр алар!!!!=))

  3. Шәп):

    әйе-әйе. Аларга шулай җылы каршы алуларына рәхмәтлемен=)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.