Без — җиңүче балалары. Әллә каян килгән бу уй башымда әйләнә дә әйләнә. Каян килеп чыкканын да хәтерләмим. Хм. Җиңүче. Ник җиңүче? Бәлки киресенчә, җиңелүче балаларыдыр? Бар булганын югалтып, дәүләтсез, телсез калганнармы җиңүче? Дәүләттән дә кадерлерәк горурлыкны да җуеп, килеп терәлгәннәрме җиңүче? Ә, искә төште. Ник җиңүче балалары икәнен аңлатыйм әле сезгә.
Минем дәү әтиләр 11 бала үскәннәр. 12 нчесе — асрамага алган бала да булган. Шул 11 туганның бары икесе генә гаилә корып бала үстергән (дәү әтием һәм бер апасы). Шул 11 туганның 1се (!!) генә онык үстерде. Дәү әти апасының кызлары бар, тик аларның үз балалары юк, кызганычка каршы. Уйлап кына карагыз, 11 баладан бары берсе генә нәселне дәвам иткән. Моны аңлагач, мин озакка уйга калдым. Нихәтле тормыш җебе, нәсел җебе өзелгән. 10 туганның күбесе балачагында гүр иясе булган. Авыл, табиб юк, чирләр кырган аларны. Берсе, 19 яшьлек егет, үпкәсе ялкынсынып үлгән, тагын бер кыз да шактый олыгайгач дөньядан киткән. Бер абый сугышта ятып калган. Бу җир йөзеннән югалган туганнарымны искә төшергәндә, әллә нишлим. Тормыш тоташ бер зиарат сыман, тоташ мәет сыман булып күренә башлый. Бу бит бер безнең гаиләдә генә түгел, илендә шулай халык кырылган.
Инде шул мең үлемнән Аллаһ ярдәме белән исән калган әби-бабайларыбыз…Алар барысын да күргән.Ачлык, хәерчелек, сугыш, бетмәс чир, хәвеф-хәтәр, бәла-казалар… Шунда да исән калып яшәүләрен дәвам иткәннәр. Нәсел чылбырын өәргә ирек бирмәгәннәр. Кем соң алар, җиңүче булмаса?
Без — җиңүче нәселеннән. Без, барыбыз да. Без җиңүче балалары.
Әби-бабайлар калдырган тормыш җебен дәвам итик. Намус белән, горур булып яшик.