Көзге депрессия

Русия халкын “караңгы чырайлы”, “сирәк елмаялар” дип тәнкыйтлиләр. Чынлап та, Мәскәүме ул, Казанмы, башка шәһәрме – авыз турсайтып йөрибез. Гел шат кыяфәт белән йөреп өйрәнмәгән без.

Елына 9 ай болытлы, яңгырлы һава торышы, я кар, я яңгыр, я боз. Иртә караңгы төшә, иртән чыгып китәсең – тирә ягын кап-кара, эштән кайтасың – кап-кара. Ачуым килмәгәе, шатланырсың монда! Кешенең халәте бит кояш яктыртканнан да тора.

Көчәнеп елмаюга караганда, ихлас усал чырай якынрак миңа бүген. Сезнең фикерегез ничек?

 
6 октября, 2011
Без рубрики
Метки: ,

3 Responses to “Көзге депрессия”

  1. Шәп):

    Хммм.. Бөртеккәй.. кәзнең дә матур төсләре бик күп.. Барасың эшкә.. Алтын-сары, кызыл, утсары төсләр җанга гүзәллек өсти.. Күк йөзе матур,зәңгәрсу була торган көннәр дә бар.. шул вакытта шул ук көз кәефне кһтәрә.. миңа калса, күрә белергә генә кирәк..

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.