Матәм көне — трагикомедия.

15 октябрь көнне Казанда Хәтер көне узды. 15 ел буе бер үк кешеләр бер үк сүзләрне кабатлыйлар. Айдар Хәлим яки Фәүзия Бәйрәмованың чыгышлары шул ук пафос белән сугарылган, олы абый-апалар арасында шул ук берничә бөртек яшьләр.

Чыгыш ясаучыларның ялкынлы чыгышлары инде күптән йөрәкне җилкетми.

Бер үк әйберне йөз кат ишеткәч, тәэсире кимеп, нульгә калган.

Сөембикәне кызганып, һәлак булган Казан кешеләрен жәлләп елаган чакларым күптән балачакта калды.

Ә хәзер…

Хәзер бары тик ачы сарказм һәм ирония хисе генә калды.

Чөнки «Fuck Russia» дигән язулы НАТО каскасы кигән милли активистларга җитди карап булмый. Чөнки йодрык чөеп, «Азатлык!» дип кычкыру — безне киләчәккә илтмәс. Чөнки чәйнәлгән баналь нотыклар эчне пошыра.

Җитәр. Күп еладык. Хәзер көлергә генә кала — үз-үзебездән, үз ахмаклыгыбыздан каһкәһәле, ачы итеп көлергә генә калды.

 
20 октября, 2011
Татарлар
Метки:

2 Responses to “Матәм көне — трагикомедия.”

  1. isemsez:

    ялгышмасам 12 октябердә Кабан арты мәчетеннән гади генә матургына догалар укып китәләр кычкырышмыйча гына . Ә теге каска кигәне миңада охшамады .

    • alma:

      Әйе, мин дә бер ел 12се узган Хәтер көненә барган идем, ләкин ул юлы Сөембикә манарасы янында җыелып дога кылынды. Кабан арты мәчетендә Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин уздыра бугай, һәм Раил Имамов) Хәтер көне — 12сендә дип санап чыгараган кеше бит ул Имамов, альтернативный хәтер көне ясаган)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.