Хехехеееей)))
Сәлам, дуслар, танышлар, бу биткә ялгыш кына килеп эләккән иптәшләр! Ниһаять язмаларны яңартырга кулым җитте бит. Һәм бүген мин сезгә бары үземнең соңгы яңалыкларым турында сөйләрмен.
Яңа елны иптәшләребез белән каршы алдык. Төнге бердә елкада сладкая вата ашап, ледянка шуып балачакны искә төшердек диеп була)) Аннары иремнең апаларына кунакка кайттык. Баулыга! Әле ярый алты сәгать буе йоклап кайттым, вакыт узганын сизми дә калдым. Кунакта кичен мультик карарга өйрәнеп кайттым, чөнки хуҗаларның бәләкәй уллары биш-алты серия «Маша и Медведь»ны карамаса, тынычлап йокыга китми) Һәм иң соңгы яңалыклардан — мин хәзер «Шерлок» сериалының фанаты. Ооооу, халык, барыгызга да карарга киңәш итәм, супер-пупер ул. Бу сериалда Шерлок Холмс һәм доктор Ватсон XXI гасырда яшиләр. Холмс трубка тартмый, ә никотин пластырьларын куллана («Хәзерге Лондонда бөтенләй тартып булмый!»), җинаятьләрне тишергәндә ноутбук һәм телефоннын куллана. Шерлок кайвакыт тупасланып ала һәм гомумән үзен үсмерләрчә тота (гаҗәпләнергә урын юк, чөнки Конан Дойль китаплларында Шерлок 40-45 яшьләрдә булса, сериалда ул иң күбе утызда). Ватсон исә шул ук аз гына беркатлы, самими Ватсон. Әфганстаннан кайткан хәрби врач, кайгыртучан һәм йомшак күңелле кеше. Ооо, мин сериал турында озак сөйли алам)) Кыскасы, соңгы яңалыкларым шул. Вәт.
Кит аннан шуны карыйсыңмы?! бер караган булдым охшамады, Шерлогы да әллә нинди, хатынша гына бер ир ат.
Матур язасың. Мәкаләләреңне укып һичтә чатта балаланып утыруыңны күз алдына китереп булмый)))
Ахахах) рәхмәт, ваемсызчик) мин тиле бит, нишләтәсең инде))
Минемчә, Шерлок хатынша түгел анда. Ул просто псих))
шерлок шәп ул үзе… ләкин менә бетеп китте бит әле соңгы сезон.
з.ы. бу капчаны көчкә аңладым. зинһар динарга әйт әле, капчаны сүз белән язасы ул дип чыгарып куйсын
Әле бер ел көтәсе 3нче сезонны..хнык-хнык(((
Ярый, Динарга әйтермен)