Дустым
Теләсә нинди серне сөйләрлек, теләсә кайсы вакытта өенә барып керерлек якын дусларым юк. Дусларым бар, һәм алар үпкәләмәсенәр: эш бары тик минем аралаша белмәвемдә. Дистанция тотып, бер кешене дә җаныма якын китерә алмыйм. Тик берничә дустым бар шулай да.
Ул да минем кебек кыргый. Өенә дә, күңеленә дә кунакларны сирәк кертә. «Матурымка», «алтынымка» дип тәмле телле сөйләшә белми. Артык дөрес дип санылар аны. Чиста-пөхтә, бөтен әйбере үз урынында, һәр сумны янга калдыру турында уйлый. Мин алай булдыра алмыйм — минем киемнәр бүлмә буенча чәчелеп беткән, сумкада бардак, акча янчыгында ничә сум калганын хәтерләмим. Дустым матур итеп рәсем ясый. Математика кебек төгәл фәннәрне бөтен класс аннан күчерә иде. Ә миннән — рус, татар телен, җәмгыять фәнен.
Ул артык коры, җитди, кырыс булып тоела. Хисләре тирәндә яшерелгән аның. 16 ел беләм мин аны, ә ул барыбер мине кайвакыт баласыманлыгы, наивлыгы белән шаккаттыра. Әйе, ул миңа көн саен «Сәлам, дустым!» дип смслар җибәрми. Ул — тыйнак кеше, кайчак артык тыйнак һәм басынкы. Ләкин кирәк чакта ул минем янымда. Ул миңа булыша. Үзенең тынычлыгы, пөхтәлеге белән мине дә тынычландыра. Юмор хисе үз урынында: рәхәтләнеп көләбез аның белән.
Башкалар күптән югалды: моның турында язуы авыр, әмма мәктәптән бирле дус булып йөргәннәрдән барысы да миннән читләште. Әллә үзем алардан читләштемме? Ни булса да, чыны шул: минем дусларым күп түгел, һәм ул аларның берсе. Аллаһы Тәгалә аңа бәхет, иман ныклыгы насыйп итсен иде, гаилә корып тигез тормышта яшәргә язсын иде.
Наивный-самими*)
Афәрин, Бөртеккәй!!
рәхмәт) главное упкәләмә)
«Үпкәләсәң, әйдә үпкәләәәәәәәәәә»=)))))