Яллар супер булды бит, әй! 17 июнь, шимбә көнне Болгар җыенына бару насыйп булды. Болгарда элек булганым бар иде – мәктәптә Соңгы кыңгырауны бәйрәм иткәндә, сыйныфыбыз белән шунда барган идек. Ул заманнан инде шактый вакыт узып китте.
Бу юлы исә Гамил Нур, супер-пупер-мега тамада оештырган автобуста сәяхәт кылдым. Көнем аеруча иртә башланды: 5 тә торып, сәгать иртәнге 7дә Җиңү проспектында автобус көтә идем инде. Бераз соңарып килде шул ул, өстәвенә, Болгарга җитәрәк зу-у-ур бөке дә бар иде. Искиткеч хәл: авылга керер юлда бөке! Элек җыенда булмаганга күрә, минем өчен монда шундый күп халык килүе яңалык иде. Хәтта автобусны авыл башында калдырып җәяү тәпиләргә туры килде.
Халык – диңгез хәтле. Бөтен Сабантуйлары һәм башка бәйрәмнәр белән чагыштырырлык та түгел. Бер апа әйтмешли, “бөтен дөнья хәзрәте җыелган”. Хәзрәтләр генә түгел, гади халык та, сатучылар да күп. Бер таныш кызым “мөселман Сабантуе бит бу, әлхәмдулилләһ” диде. Әйе, чынлап та, монда кеше гыйбәт тә алды, борынгы җирләрне зыярәт итте, вәгазь тыңлдады. Шулай ук, монда кешеләр аралашалар, берләшәләр, сату-алу эшләре дә җайга салынган.
Таш пулатлар, ханнар төрбәсен мыж халык сырып алган иде. Алар турында язып тормыйм – аларны һәркем белә, Америка ачмамдыр. Болгардагы яңалыклардан шуны әйтеп үтим. Төп биналардан читтәрәк, 15 минутлап җәяү барсаң, яңа корылмаларны күреп була. Матур итеп капка манаралары салганнар, эчкә үтсәң – аерым бер шәһәрчек. Бу комплекста мәчет төзелеп ята (кыяфәте белән Кол Шәрифне хәтерләтә). Монда һөнәрчеләр йорты, авыл өе, җил тегермәне бар. Ахрысы, нәчәлникләр килүгә ашыгып өлгерткәннәр дип беләм боларны.
Һөнәрчеләр йорты дигәне – “рәссам”, “сынчы”, “икмәк пешерүче”, һ.б. язулы бүлмәләрдән тора. Болар әле буш дисәм – карыйм, рәссам һәм чүлмәк ясаучы чынлап та монда икән! Һөнәрчеләрнең эшләгәнен дә карап торырга мөмкин икән. Рәссам ханым балчыктан ясалган сувенирларга рәсем төшерә, ә чүлмәкче әфәнде балчыктан савыт әвәли.
Җил тегермәне гомумән шаклар каттырды! Мин аны канатын болгап торган муляж гына дип торам, ә ул чын икән. Эченә кереп карасаң, агач детальләрнең әйләнгәне дә, чиләккә тарттырылган онның акканын да күреп була. Татарстанда — бердәнбер мондый тегермән бу. Искиткеч матур!
Кыскасы, саф һава, дуслар-танышлар, мөселман-татар кардәшләр арасында узды ялым. Мин бик шат, ә Болгар истәлеге итеп болында җыйган чәчәкләр һаман да бүлмәмдә хуш ис сибеп утыра…