Хурлык!

Гарьлек, хурлык! Оятсызлык! Мин хәзер просто котырып утырам! Рамил хәзрәт Юнысны Колшәрифтән алганнар: http://www.islamnews.ru/news-121841.html. Язмага ышансак, Рамил хәзрәтне Болгарда куелачак хәшәрәт һәкәлгә каршы чыкканы өчен эшеннән алганнар. Оятсызлык, билләһи! Куркаклар чын йөзен ачты: бу «хранительница» кемнең кем икәнен ачып салды. Кем тугъры, эчкерсез кеше, ә кем ялганчы!

Posted in Ислам | 1 Comment
 

Мөселман яшьләре сайты

http://altinurta.ru/ — «Алтын Урта» мөселман яшьләре оешмасы сайты. «Алтын Урта» — Казанда эшләп килүче татар яшьләре клубы дип әйтергә була. «Шәрык», «Фикер» клублары белән беррәттән матур гына эшләп килә. Әле бер ел элек кенә оештырылган булуына карамастан, бик популяр булып китте. АУ кичәләре кызык кына түгел, файдалы мәгълүматка да бай.

http://altinurta.ru/2011/11/18/kurler-yasyjbyz/ — монысы минем мастер-класс)

Posted in Ислам, Оригами, Татарлар | Tagged | 4 комментария
 

Хәмерсез туй

Әгәр дә бу язманы булачак кәләш яки кияү кеше укыса, сүзем шул! Алкогольсез туйны күңелле итеп уздыру мөмкин! Үзем сынап карадым)

Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда ук булачак ирем мөселманча туй ясарга теләде. Мин дә ике куллап риза идем моңа. Болай да гөнаһлар җитәрлек кешедә, инде яңа гаилә корганда тәртипле, аракысыз башларга иде тормышны. Әти-әниләребез дә риза булды.

Туй авыл өендә булгач, хәләл ризык — не проблема. Ә менә кунаклар моңаешып утырмасын өчен нишләргә? Әлбәттә, шәп алып баручы — тамада кирәк. Шөкер, мөселманча туй алып баручы тамадалар да бар хәзер. Безнең туйны супертамада — Гамил Нур алып барды. Чын, бәйрәмне ул коткарды диеп була! Әтием әйтмешли, аракылы туйда тамаданың әллә ни осталыгы кирәкми: бокалларны тутырдың, тост әйттең дә бетте-китте, дальше кунаклар бер-беренед күңелен ача ул))) Ә алкоголь булмаса?

Туйда барыбер күңел ачасы, җырлыйсы, биисе килә бит. Кеше тартынып-оялып утырса, нинди бәйрәм инде ул? Гамил абый барысын да ду китереп җырлатты, биетте, уйнатты, конкурслар үткәрде. Аңа рәхмәтем зур) Бөтен кеше шаклар катып, номерларын сорап бетерделәр. Мин алай гаҗәпләнмәдем — Гамил абыйны беренче күрүем түгел лә) Халыкчан җор тел белән һәр кешенең күңелен күреп, ике як туганга игътибар күрсәтеп уздырды ул туйны.

Болай истә калганнарны языйм: капкалы уйнадык, баянга биедек, кәләшне «урлау» да булды, сорау-җавап конкурсында катнаштык, әлбәттә, подставной кәләш-кияүсез дә калмады туй) «Наласа»ны да, «Шәйморза утлары»н да, «Күбәләгем», «Чияләр», «Бәхеттә-шатлыкта», «И икегез-икегез»не дә җырладык…

Гами абыйның сайты да бар икән — http://supertamada.com/. Каяле, кереп коммент язып чыгыйм әле булмаса…))

Posted in Ислам | Tagged , , | 6 комментариев
 

Уразага да кердек

Рамазан аеның өченче көне. 18-19 сәгать ашамый-эчми ничек йөрермен дип кайгырганда, Галимҗан Ибраһимовның «Табигать балалары» икәясе искә төшә. Җәйге челләдә, ураза вакытында печән өсте сурәтләнә анда:
«…Көн үтә аяз; күк әллә кая ерак иде; иртәнге салкында чабу егетләргә бәйрәм генә булса да, соңгы чәй вакытлары үтү белән, кояш эсселәтә, кайберәүләрне йомшарта да башлады… Без һаман чабабыз, биттән, муеннан, аркалардан тир ага, күлмәкләр тәнгә ябышты. Барыбыз да беләкләрне сызганган, изүләрне ике якка аерып жибәргәнбез. Үзара сөйләшү бетте. Бу инде эсселек жиңә башлаган дигән сүз була… Күк йөзендә, тәңре хакы өчен дә, бер болыт юк. Төш якынлый. Көн кыза башлый, кыза башлый… Кошлар, авызларын ачып, елга буйларына төшәләр. Балыклар, хәлсезләнеп, камыш төпләренә яталар. Үләннәр әлсерәп, башларын иделәр. Әйтерсең күк йөзе кызган тимергә әйләнде, түбәнәйде дә, без шуның астында калдык, ул безнең баш өстебездә яндырып, миебезне кайнатып тора… Инде чабу кая, тамырлар куырылды, ирен, авыз кипте, тын алсаң эчкә ялкын керә, — шул чаклы киптек, ай, бер генә тамчы су эчәргә яраса! Хәл кереп ук китәр иде! Юк инде, ансы булмас, бер без түгел, бөтен ил белән шулай.»

Әллә ничаклы авыр эш эшләп тә, бабайлар уразасын бозмаган. Шулай булгач, безгә дә тәвәккәлләргә быел))) Үземә килгәндә, инде ничә тапкыр сынаганым бар: ничек ашамыйча йөрермен, ничек эшләремне эшләмен дип ел саен кайгырсам да, барыбер ел саен ничектер уразада берәр җиңеллек килә. Мәсәслән, узган елын эшләгән җиремдә кондиционер булды, 2010ның котчыкмалы эссесендә бераз салкынчалык бирде. Быел исә гомумән августта салкынайтып җибәрде. Менә шундый хәлләр)))))))

Posted in Ислам | Tagged , | Leave a comment
 

Маша — Машаллаһ!

“Ә син ник намаз укымыйсың? Әйдә ястүне бергә укыйбыз”. Бу сүзләрне миңа урыс кызы әйтер дисәләр, ышанмас идем, чын. Ләкин чынлыкта нәкъ шулай килеп чыкты. Маша – Чиләбе кызы, миннән берничә яшькә олы. Танышуыбыз интернет аша булды: Маша администратор булган “Клуб адекватных мусульманок” ВК төркеменнән башланды. Бу төркем гаҗәп кызык, анда бик күп темаларга мәглүмат алып була. Маша Казанга дус кызына кунакка килгәч, минем белән дә очрашты, хәтта безнең өйдә кунак та булды.

Маша гомумән гади кеше түгел. Бер кешедә шуның хәтле төрле-төрле әйберләр җыелыр икән! Беренчедән, ул урыс филолгиясе белгече, мәктәптә эшли. Укытучы кеше кырыс, акыл өйрәтүче, үтә дә “дөрес” булып күз алдына килә, әйеме? Ә Мария шул ук вакытта неформал да (ул төрле-төрле музыка стильләрен үз итә, неформаль культура белән кызыксына). Өстәвенә, автостоп белән сәяхәт итә, Казанга да автостоп белән килде. Һәм, иң кызыклысы, Маша – мөслимә. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанучы, биш вакыт намазын укучы мөслимә. Урыс милләтле кешеләрнең ислам кабул итүе мине бик гаҗәплендерә дә, куандыра да. Машаның да юлы җиңел булмаган, эшләгән җирендә, аралашкан кешеләре арасында проблемалар килеп чыккан. Һәрхәлдә, Чиләбедә бездә гадәти булган хәләл ризыкларны табуы да кыен, мөселманнар да әзрәк, димәк, аларны аңламаучы һәм исламны яратып бетермәүчеләр шактый. Тик Машаның авызыннан бу темага хет бер зарлану сүзе чыксын: үз язмышын ул ничек бар, шулай кабул итә һәм сабыр итә.
Маша – бик ихлас, гади кеше. Башка кешеләрдән пафослы булып ишетелгән сүзләр аның йөрәгеннән бәреп чыга, бик табигый күренә. Безнең өйдә намаз укыганнан соң, Маша кул күтәреп дога кылды да, “Кунак догасын Аллаһ кабул кыла дигән, мин синең өчен дога кылдым”, диде. Иртән аерылышканда, Маша “Әссәләмү галәйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ” дип саубуллашты да, юлга чыгып китте. Аның әле Чаллыга барасы бар иде.

Бу гаҗәеп кызны Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын иде. Мин аны беркайчан да онытмам дип уйлыйм.

Posted in Ислам | Tagged | Leave a comment