Хехехеееей)))

Сәлам, дуслар, танышлар, бу биткә ялгыш кына килеп эләккән иптәшләр! Ниһаять язмаларны яңартырга кулым җитте бит. Һәм бүген мин сезгә бары үземнең соңгы яңалыкларым турында сөйләрмен.

Яңа елны иптәшләребез белән каршы алдык. Төнге бердә елкада сладкая вата ашап, ледянка шуып балачакны искә төшердек диеп була)) Аннары иремнең апаларына кунакка кайттык. Баулыга! Әле ярый алты сәгать буе йоклап кайттым, вакыт узганын сизми дә калдым. Кунакта кичен мультик карарга өйрәнеп кайттым, чөнки хуҗаларның бәләкәй уллары биш-алты серия «Маша и Медведь»ны карамаса, тынычлап йокыга китми) Һәм иң соңгы яңалыклардан — мин хәзер «Шерлок» сериалының фанаты. Ооооу, халык, барыгызга да карарга киңәш итәм, супер-пупер ул. Бу сериалда Шерлок Холмс һәм доктор Ватсон XXI гасырда яшиләр. Холмс трубка тартмый, ә никотин пластырьларын куллана («Хәзерге Лондонда бөтенләй тартып булмый!»), җинаятьләрне тишергәндә ноутбук һәм телефоннын куллана. Шерлок кайвакыт тупасланып ала һәм гомумән үзен үсмерләрчә тота (гаҗәпләнергә урын юк, чөнки Конан Дойль китаплларында Шерлок 40-45 яшьләрдә булса, сериалда ул иң күбе утызда). Ватсон исә шул ук аз гына беркатлы, самими Ватсон. Әфганстаннан кайткан хәрби врач, кайгыртучан һәм йомшак күңелле кеше. Ооо, мин сериал турында озак сөйли алам)) Кыскасы, соңгы яңалыкларым шул. Вәт.

Posted in Киномания | 4 комментария
 

X-files

«Жизнь как коробка конфет — дешевый, дурацкий, формальный подарок ,которого никто не ждет, его нельзя вернуть, потому что в замен получишь новую коробку…и вот тебе достаются противные мятные леденцы, которые ты безумно суешь в рот, когда больше нечего есть, изредка попадается конфета с орешком или тянучка, но ты проглатываешь их так быстро… и вкус моментально улетучивается, наконец тебе остаются конфеты с затвердевшей начинкой и орехом, но если ты съешь и их, все что у тебя останется- пустая коробка с фантиками»
X-f, Cigarette- smoking man

Posted in Киномания | Leave a comment
 

Булды, җитте!!!

Булды, җитте!!! Бүтән чит галәмнән килгән илбасар-инопланетяннар турында кино карап акча әрәм итмим! Якшәмбе дус кызым тагын! Чираттагы! Фантастик боевик карарга алып барды! Һәм беләсезме, дуслар, мин сезгә ни дияргә телим? Гарык мин бу шаблон сюжетлы фантастикадан!!! Юк, чынлап. Мин шундый гүзәл science fiction — фәнни фантастика үрнәкләрендә үстем =) Секретные материалы, Стар трек, минсиңайтим. Тын да алмыйча мавыгып, бирелеп карый торган фантастика бар иде элек. Ә хәзер…Әллә сценаристлардан илһам киткән, әллә ялкауланып беткәннәр…

Шунысы факт: хәзерге бөтен фантастик кинолар бер беренә ике тамчы судай охшаш! Хәтта комп. графика ясаган чит галәм монстрлары да барысы бертөрле. Шул ук бер төрле атыш-шартлау-чинаш. 150 минут буе экранда иләмсез пришелецлар мескен кешеләрне турый, яндыра, батыра, һ.б.  Инопланетяннар җирне басып алалар и тра-ля-ля, американнар батырларча алар белән сугышалар. Фуууу. Скайлайн, Инопланетное вторжение — барысы да бер төрле, эчпошыргыч сюжетка корылган. Бернинди яңалык юк. Элек бәйрәм кебек көткән фантастик фильмнарны күрәсе дә килми бүтән.

Posted in Киномания | Tagged , | 6 комментариев
 

Комедия

Якшәмбе көнне дустым белән кино карарга бардык. Нинди фильм карарга икәнен алдан сайламаган идек, шуңа күрә иң якын сеансларны карадык. Я “Черный лебедь” триллеры, я “Выкрутасы” комедиясенә барырга булдык без. “Черный лебедь” – скандаль кино, интернета да бик макталган. Кызганыч, анысына җүнле урынга билет булмады. Ярый, Голливуд ук булмаса да, Милла Йовович уйнаган “Выкрутасы”га билет алдык. Һәм үкенмәдек =) 

Россия комедияләре ахмак һәм әдәпсез, яки инде бөтенләй көлке түгел дип уйларга күнеккән инде. “Самый лучший фильм” ише котчыккыч “тупой” кинолардан соң, карыйсы да килми аларны.  Ә “Выкрутасы” исә бу уңайдан куандырды. Шаяртулары кызык, оригиналь хәтта. Зал шаркылдый-шаркылдый көлде, чын күңелдән. Бала-чагага да курыкмыйча каратырга мөмкин: билдән түбән шаяртулар, сугыш-кыйнашсыз кино. Ә соңгы вакытта әти-әниең белән утырып оялмыйча карарлык кинолар төшерелми диярлек.

Сюжеты кыскача болай: ерак шәһәрдә укытучы булып көн күргән Слава Колотилов (Хабенский) Мәскәүгә үзенең романын бастырырга килә. Тик юлы уңышсыз була: романын борып җибәрәләр, өстәвенә, машина бәрдереп аягы сына. Бәхетенә каршы, машина йөртүче чибәркәй Надя (Милла Йовович) аңа гашыйк була, хәтта кияве Даня (Ургант) булуга да карамастан. Милла-Надя, киявен ташлап, Славага чыгарга ризалаша. Слава бары өенә — Пальчики шәһәренә (уффф, сәер исем тапканнар да инде =) кайтып киләм дә, туй итәбез дип килешә. Ләкин..барысы да алай җиңел булса, интрига булмас иде, әйеме? Кайткан җиреннән Славаны ялгышлык белән футбол тренеры ясыйлар, паспортын тартып алалар, кыскасы, Мәскәүгә берничек тә кайтып җитә алмый бу. Өстәвенә, урам беспризорникларыннан футбол командасы җыеп, җирле чемпионатта да катнашырга мәҗбүр итәләр. Ахырда, әлбәттә, гашыйклар кавышты – нинди комедия ди ул, ахыры яхшы булмаса =) Кино дәвамында без шул футболист-беспризорник-малай-шалай маҗараларын карап утырдык. Ну күрсәттеләр дә болар – сальто ясый-ясый гол кертү, мәтәлчек ата-ата уйнау дисеңме. Акробатлар. Кинода моңсу нота да бар – урам малайлары, чемпионатта җиңсәк, бәлки, әти-әниләребез табылыр дип хыялланалар.

Милла Йовович русча шома сөйли, әнисе украин булганга. Ул боевик актрисасы дип хәтердә калган, комедиядә дә шәп уйнады. Кияве туйга соңга калгач, ачуы килеп, банкет өстәленә менеп, кулына пылесос (!!!) тотып, табын-тортларны җимерсә дә, соңгы кадрда туй күлмәгеннән футбол уйнаса да – һәрвакыт искиткеч сөйкемле ул Милла. Ургантны инде сөйләп торасы да юк. Аның герое хәйләкәр, астыртын. Надяны үзенә каратыр өчен, хәтта елаган кыяфәт чыгарам дип, күз даруы тамызырга да күп сорамый =) Хабенскийның кыяфәте “чудик”, бераз сәер, әмма сөйкемле. Ә инде 12 яшьлек футболист малайларны уйнаган балалар – супер-пупер. Ул эмоция, ул хисләр, кирәксә, паркущик сыман коймадан сикерү – шундый матур балалар инде.

Тулаем алганда да, аерым моментларда да кино бииик нык ошады. Сезгә дә карарга киңәш итәм. Бигрәк тә моңаеп утырсагыз һәм кәеф күтәрергә теләсәгез. Чынлап, залдан чыкканда үзеңне бик яхшы хис итәсең.

Posted in Киномания | Tagged , , | Leave a comment