Свежий карчык
Каенанам сөйләде моны. Һәр гаиләдә теллгә оста, тиктормас бала буладыр ул. Менә Чүпрәледә бер туганнарның баласы бар, шундый шук, усал. Бер көнне, бу бәләкәй чагы әле, урамда ләчтит сатып утырган әбиләр бу малайны сөйләштермәкче булганнар.
— Бу кем? — дип бер әбигә төртеп сорыйлар баладан.
— Баба-Яга! — димәсенме малай!
— Монысы кем?
— Янтык әби!
Шулай бөтен әбиләргә усал гына җавап биреп утырганда, каршыларына каенанам чыккан. Эштән кайтып барышы, киемнәр матур, пөхтә, прастуй халат кына түгел.
— Бу кем? — дип сорагач, малай, озак уйламыйча,
— Әәәә, бусы әле СВЕЖИЙ КАРЧЫК ИКӘ-ӘН! — дип сузып куя.
Ике көн буе хихылдап йөрдем шул «свежий карчык» сүзеннән, җүләр сыман)))))