Мөселман яшьләре сайты

http://altinurta.ru/ — «Алтын Урта» мөселман яшьләре оешмасы сайты. «Алтын Урта» — Казанда эшләп килүче татар яшьләре клубы дип әйтергә була. «Шәрык», «Фикер» клублары белән беррәттән матур гына эшләп килә. Әле бер ел элек кенә оештырылган булуына карамастан, бик популяр булып китте. АУ кичәләре кызык кына түгел, файдалы мәгълүматка да бай.

http://altinurta.ru/2011/11/18/kurler-yasyjbyz/ — монысы минем мастер-класс)

Posted in Ислам, Оригами, Татарлар | Tagged | 4 комментария
 

Уенчыкларым……)

Оригами белән кызыксына башлавыма инде берничә ай. Оригами осталары гади кәгазь битеннән искитмәле әйберләр ясый беләләр. Мин әле өйрәнчек кенә, ләкин бу шөгыль миңа ошап китте. Болай үзем җәнлек, кош фигураларын ясамыйм, кусудамаларны якын күрәм. Кусудама — геометрик фигура, яки шар формасындагы оригами. Әлеге блогта үзем эшләгән кусудамаларны элмичә булдыра алмыйм, әлбәттә 🙂

Бу — «Электра» кусудамасы. Башка кусудамалар өчен нигез буларак еш кулланыла (биш почмаклы ячейкаларга кәгазь чәчәкләр утыртып куйсаң, менә дигән букет килеп чыга).

Курлер — бөтерчек кусудамасы. Бик шаян кусудама, миңа бик ошый. Аны конструктор сыман төрлечә җыеп-сүтеп була, балаларга менә дигән уенчык 🙂

Монысы тагын бер курлер, бәләкәй.

Монысы чәчәкле кусудама. Люстрага элеп куйдым өйдә.

 

Ә монысы кәгазьдән ясалган йолдызчыклар.

Болары — пыяла савытка җыелган йолдызчыклар. Йортны бизәргә матур була.

Posted in Оригами | Tagged , | 12 комментариев