Шаяннар һәм тапкырлар клубы

ШТК — Шаяннар һәм тапкырлар клубы, ягъни татарча КВН. Кичә, 8нче декабрьдә татарча ШТК уенын карадык. Үземнең дә берничә ел элек Шәрыкның татарча КВНында катнашканым бар иде. Һәм үз фикеремне әйтәсем килә — молодцы, егетләр-кызлар! ШТКда мәктәп укучылары катнашкач, башта күңелсез булыр дип уйлаган идем. Ләкин киресе килеп чыкты!

Инде икенче тапкыр узган татарча КВНда үткен һәм юморлы балалар катнашты. Кайбер мәзәкләрне ну пычагым да аңламадым, ләкин күпчелек чыгышлардан рәхәтләнеп көлдем. Бу балалар шул хәтле сөйкемле, ут янып торалар, бииләр дә, җырлыйлар да. Бигрәк тә командада бииик нәни, 7-8 яшьлек балалар булуы куандырды. Уиии, шундый милашкалааар :))) Саф татарча сөйләшәләр, ә бит күбесе — Казан мәктәпләреннән. Кыскасы, кичәге кич миндә оптимизм уятты. Мондый балалар булганда, Алла бирса, милләтебез яшәр 🙂

Posted in Дөнья хәле, Татарлар | Tagged , | 2 комментария
 

Мөселман яшьләре сайты

http://altinurta.ru/ — «Алтын Урта» мөселман яшьләре оешмасы сайты. «Алтын Урта» — Казанда эшләп килүче татар яшьләре клубы дип әйтергә була. «Шәрык», «Фикер» клублары белән беррәттән матур гына эшләп килә. Әле бер ел элек кенә оештырылган булуына карамастан, бик популяр булып китте. АУ кичәләре кызык кына түгел, файдалы мәгълүматка да бай.

http://altinurta.ru/2011/11/18/kurler-yasyjbyz/ — монысы минем мастер-класс)

Posted in Ислам, Оригами, Татарлар | Tagged | 4 комментария
 

Матәм көне — трагикомедия.

15 октябрь көнне Казанда Хәтер көне узды. 15 ел буе бер үк кешеләр бер үк сүзләрне кабатлыйлар. Айдар Хәлим яки Фәүзия Бәйрәмованың чыгышлары шул ук пафос белән сугарылган, олы абый-апалар арасында шул ук берничә бөртек яшьләр.

Чыгыш ясаучыларның ялкынлы чыгышлары инде күптән йөрәкне җилкетми.

Бер үк әйберне йөз кат ишеткәч, тәэсире кимеп, нульгә калган.

Сөембикәне кызганып, һәлак булган Казан кешеләрен жәлләп елаган чакларым күптән балачакта калды.

Ә хәзер…

Хәзер бары тик ачы сарказм һәм ирония хисе генә калды.

Чөнки «Fuck Russia» дигән язулы НАТО каскасы кигән милли активистларга җитди карап булмый. Чөнки йодрык чөеп, «Азатлык!» дип кычкыру — безне киләчәккә илтмәс. Чөнки чәйнәлгән баналь нотыклар эчне пошыра.

Җитәр. Күп еладык. Хәзер көлергә генә кала — үз-үзебездән, үз ахмаклыгыбыздан каһкәһәле, ачы итеп көлергә генә калды.

Posted in Татарлар | Tagged | 2 комментария
 

Җиңүче балалары

Без — җиңүче балалары. Әллә каян килгән бу уй башымда әйләнә дә әйләнә. Каян килеп чыкканын да хәтерләмим. Хм. Җиңүче. Ник җиңүче? Бәлки киресенчә, җиңелүче балаларыдыр? Бар булганын югалтып, дәүләтсез, телсез калганнармы җиңүче? Дәүләттән дә кадерлерәк горурлыкны да җуеп, килеп терәлгәннәрме җиңүче? Ә, искә төште. Ник җиңүче балалары икәнен аңлатыйм әле сезгә.

Минем дәү әтиләр 11 бала үскәннәр. 12 нчесе — асрамага алган бала да булган. Шул 11 туганның бары икесе генә гаилә корып бала үстергән (дәү әтием һәм бер апасы). Шул 11 туганның 1се (!!) генә онык үстерде. Дәү әти апасының кызлары бар, тик аларның үз балалары юк, кызганычка каршы. Уйлап кына карагыз, 11 баладан бары берсе генә нәселне дәвам иткән. Моны аңлагач, мин озакка уйга калдым. Нихәтле тормыш җебе, нәсел җебе өзелгән. 10 туганның күбесе балачагында гүр иясе булган. Авыл, табиб юк, чирләр кырган аларны. Берсе, 19 яшьлек егет, үпкәсе ялкынсынып үлгән, тагын бер кыз да шактый олыгайгач дөньядан киткән. Бер абый сугышта ятып калган. Бу җир йөзеннән югалган туганнарымны искә төшергәндә, әллә нишлим. Тормыш тоташ бер зиарат сыман, тоташ мәет сыман булып күренә башлый. Бу бит бер безнең гаиләдә генә түгел, илендә шулай халык кырылган.

Инде шул мең үлемнән Аллаһ ярдәме белән исән калган әби-бабайларыбыз…Алар барысын да күргән.Ачлык, хәерчелек, сугыш, бетмәс чир, хәвеф-хәтәр, бәла-казалар… Шунда да исән калып яшәүләрен дәвам иткәннәр. Нәсел чылбырын өәргә ирек бирмәгәннәр. Кем соң алар, җиңүче булмаса?

Без — җиңүче нәселеннән. Без, барыбыз да. Без җиңүче балалары.

Әби-бабайлар калдырган тормыш җебен дәвам итик. Намус белән, горур булып яшик.

Posted in Татарлар | Tagged , | 3 комментария