СЕО-копирайтинг

Копирайт бүлеге җитәкчесе, Эдуард әфәнде куандырды бит әле. Бер көнне сораган идем, мәйтәм, кайсы копирайтерның эше авыррак — гади копирайтермы, сеомы? Шту син, Алма, әлбәттә сео авыррак, ди. Сео — высший пилотаж ул, ди. Оешмада 3 копирайтер эшли, берсе просто копирайтер, икесе сео. Сеоларның эш хакы ике тапкыр артык. Башым күккә тиде, чынлап әйтәм)))

Аңлатып үтим. Копирайтинг — төрле темаларга мәкалә-статья язу. Сео-копирайтинг — интернетта продвиженческий статья язу, ягъни мәсәлән, сайт нинди дә булса сүз-запрос буенча яндекс һәм башка эзләү системаларының топына чыксын өчен. Сеоның авырлыгы — теләсә нинди сүзне теләсәң күпме кулланырга ярамый: һәр сүз билгеле тапкыр кабатланырга тиеш, мәкалә билгеле бер тәртиптә язылырга тиеш, һ.б.

Корбанов Динар иптәш мине интернет чүпләүче гауна-контент язучы дип санаса да, МИН АНЫҢ БЕЛӘН КИЛЕШМИМ ҺӘМ АЛЛАГА ТАПШЫРЫП ҮЗ ЭШЕМНЕ ДӘВАМ ИТӘЧӘКМЕН, ЙЕХХООООУУУУ ^_^

Posted in Һөнәр | Tagged , , | 2 комментария
 

Копирайтерның беренче хезмәт хакы… Урра-а-ааааа!

Аллаһка шөкер!Йехххооооууу! Миңа копирайтер булып эшләгән өчен февраль ае акчасын бирделәр. Әлбәттә, конвертта. Төп эш урыным булганга күрә, бу мине әллә ни куркытмады. 25 февральдән эшли башлаган идем, әз дә түгел, күп тә түгел — 1 мең булды эш хакым. 4-5 көн өчен начар түгел дип уйлыйм) (Исегезгә төшерәм, бу минем өстәмә эшем, подработка).

Киләсе з/п апрель уртасында гына була — тәртипләре шундый. Бу айда эшләгәннең акчасын киләсе айның 15нче числосында аласың.

Мәкалә языр өчен бирем эзерләүче Эдуард бик мөлаем кеше. Тыныч кына нәрсә кирәген аңлатып бирә, кирәк чагында мактап та җибәрә) Копирайтинг өчен хәтта аська да булдырдым. Эш шунда, кайчак биремнәрне ашыгыч рәвештә үтәргә кирәк. Андый очракта копирайтерлар җитәкчесе телефонга смс яза я шалтырата. Ләкин эш барышында туган вак-төяк сорауларны смс аша җибәрү уңайлы түгел. ISQ бу проблеманы хәл итә.

Һеммм… Монда мине бик нык тәнкыйтьләгән Динарга сүзем шул: кичәге студентка мондый «подработка»ның гөнаһы юктыр.

Кыскасы,әлегә мин бик шат һәм яңа эшемнән риза.  Алга таба күз күрер 🙂

Posted in Һөнәр | Tagged | 5 комментариев
 

Копирайтинг

Яңалыкларым шул: мин копирайтер булып эшләргә булдым! Барысы да бик гади. Работа.ру да резюме элдем да, бер фирмадан шалтыратып собеседованиега чакырдылар. Әллә ни катлаулы булдмады — мине хәтта бу өлкәдә эш тәҗрибәм дә булмаган килеш алдылар. Дөресен әйтим, копирайтер булып эшләгәнем булмаса да, язу-сызу эшендә аптырап калмыйм мин. Мәктәптә стенгазета ясау, сценарий язуларда гел катнаша идем, хәтта журфакка да кермәкче идем. Әти-әни генә анда барма диделәр, күңел дә алай каты тартмады, шуңа күрә башка җирдә белем алдым. Ләкин язгаларга барыбер бик яратам)))

Аралаш.ру да оригами турында язгалагач, мин әрсез кыяфәт чыгарып, «оригами турында мәкаләләр яздым» дидем. КИСИны бетердем дигәч, күзе шар булды эшкә алучының, ник копирайтер булырга телисез ди. Мәйтәм, подработка булыр дим))) Эшләгән җиремне әйтмим, ату проблемаларым булачак дигәч, төпченмәде тагын (эшем бар, ләкин кайчак буш вакытым була. подработкага җитәрлек. ләкин начальством бу подработкам турында белмәсә, хәерлерәк булыр)))

Башта мине сынап карарга булдылар. 3 мәкаләң ошаса, алабыз, 1 ай сынау срогы белән, диделәр. Мәкалә билгеле бер темага язылырга һәм билгеле бер күләмдә булырга тиеш. Кыска мәкалә — 500 билгедән (знак) башлап, контекстная ссылка — 1000 билгедән 2 меңгә кадәр. Өстәвенә, текстка махсус сүзләр: анкор (төп текстта бер сүз яки сүзтезмә, астына сызып билгеләнә) һәм ключевиклар (темасына карап, кара шрифт белән күрсәтелә). Мәкалә темалары төрле-төрле. 2 атна эчендә тайм-менеджмент турында да, туй күлмәкләре, Адлер кунакханәләре турында да язырга өлгердем. Язуы авыр түгел. Төп критерий — статья вакытында тапшырылырга, бөтен оформлениесе дөрес булырга һәм күләме җитәрлек булырга тиеш. Эчтәлегенә әллә ни таләпләр юк — язмалар гәзит өчен түгел бит. Иң  мөһиме, хатасыз һәм укырлык булсын. Шедевр язу мәҗбүри түгел))) Ләкин шулай да тырышлык кирәк. Кайчак бик күп язырга кирәк, вакытына өлгертергә. Хатасыз, дөрес җөмләләр төзи белү дә мәслихәт. Әгәр дә дедлайн – соңгы срокны да үткәреп җибәрсәң, язуның мәгънәсе калмый.

Бушка инетта вакыт уздырганчы, копирайтер булы эшләү хәерлерәк. Инде акчасын да түләсәләр, бигрәк шәп булыр иде )))  Болары турында алга таба язырмын әле, Алла бирса.

Posted in Һөнәр | Tagged , , | 16 комментариев
 

һәр нәрсәнең җае бар…

http://stamina.ru/ — бу сайттан клавиатурный тренажер программасын скачивать итеп була. Татарчасын белмим, урысчасы печатать вслепую дип атала. Бик файдалы һөнәр! Тизрәк җыясың да, күз дә армый. Вакытка экономия. Ике бармак белән текст җыю туйдыргач, мин карамыйча тиз җыерга өйрәтә торган программа эзли башладым. Һәм Стамина тренажерын таптым. Болай җайлы кебек =) Өйрәнә башлавыма 1 айдан артып китте инде. Башта авыр, хәрефләрне истә калдыра алмыйча җәфаландым. Хәзер инде карамыйча җыя алам, тик тизлек 100-120 символдан артмый (ә карап җыйсам, 150-200). Кәттә профилар 400 символ бәрә, тик миңа моңа кадәр ерак әле =) Шулай да, тырышып карарга исәп.

Posted in Һөнәр | Tagged | 2 комментария