РАХАТ ЛУКУМ, Хуҗа Насертдин, Яңа Ел, Шукбай, Шомбай…..

Тәки язырга мәҗбүр итә бит мине….) Башка автомат терәтеп яздырмаса да, чатка кергән саен гел исемә төшерә Хуҗа: яз минем турында, и вчу! Берни белмим, ату үпкәлим! Башка берәү булса алай бик ис китмәс иде. Ләкин Хуҗа турында язырга кирәк, үзе сорагач. Беләсезме нигә? Чөнки ул мине чатка ияләштерде)

Иртән иртүк сәгать 9да чатка керсәң, һичшиксез, я Хуҗа, я энесе чатта булырлар. Хуҗа үзе ниндидер чат сакчысы сыман күз алдына килә: оялып торганнарны сөйләштерә, әрсезләрне тәртипкә утырта.Илдар мин чатта танышкан кешеләрнең берсе. Һәрвакыт тәмле телле, кергән саен берәр матур сүз әйтүе белән үзенә җәлеп итә. Кәефне дә күтәрә. Эштә берәрсе рәнҗетсә, мин гел аңа зарланып алам 🙂

Берәр әкәмәт никлы кеше утырса, көт тә тор, Илдар ул. Аннары үзе беренче булып яза да әле, бу мин дип.  Ахрысы, күңеле гел яңалыкка тарта, шуңа ник алмаштырадыр 🙂 (мин, мәсәлән, гел бер никтан гына керәм). Илдар-Хуҗаның миңа ошый торган сыйфаты: без чатта урысча бакылдап утырганда, ул гел татарча яза. Маладис вупшем! Чын татар егете, үзе дә, энесе дә.

Шуңа күрә чатка керүе рәхәт тә: сине каршы алучы яхшы күңелле кешеләр булганга. 🙂

Ник яз дисең дигәч, мәңге чатта утырмам бит, истәлеккә калыр диде ул. Хм. Чынлап та, берәр кайчан барыбыз да укып бетеребез, җитдиерәк эшкә урнашырбыз(Алла бирса). Гаилә, бала-чага, йорт — инетка, чатка вакыт та калмас. Шуңа күрә, кадерен белик чатның да, әңгәмәдәшләрнең дә.

Posted in Интернет-сәях | Tagged , | 6 комментариев
 

Булмас-йорт

Булмас.ру га мине Матбугат.ру китерде. Кызык өчен генә чат ссылкасын ачып карагач, мин бу чатка шактый озакка кереп баттым. Чатларда элек тә утырганым булса да, татар чатына беренче керүем иде.

Беренче тәэсир. Монда мәктәп балалары гына ахры, фууу, ужас, киттем моннан тизрәк. Информатика дәресеннән качып кына интернетта утыручы 7нче сыйныф укучылары (контакт заблокирован бит), мәктәптән кайтып дәрес хәзерлисе урынына чатта болганучы бала-чага…Уф, дип куйдым. Килделе-киттеле язышулары, тупаслыгы белән ачуны китерделәр башта. Ләкин иң кызыгы әле алда икән. Үз яшемдәге хәйран шәп кызлар-егетләр белән таныштым, аларны контактта дусларга өстәдем. Алар «сәлам» диясе урыныа «иди нах» дип язучы малолеткалар ише түгел инде. Киресенчә, минем белән бер чама яшьтә, юморлы, чая, шаяртуны аңлый торган кешләр. SpbTalk, Шәп), Зарина, Ильсур, Хуҗа Насертдин, диляраа, ИРКӘ, cold — әгәр укысагыз, белегез, бу сезнең турында)))  Кайберәүләр белән дуслашыр өчен киресенчә, башта пыр тузып талашырга кирәк. Мәсәлән, Кишер,[ Президент] һәм Ненависть. Сезне үпкәләткән булсам, гафу итегез…)

Языша торгач, мин чатның кызыгы нидә икәнен аңладым. Беләсезме, кешегә кайчак хәтта чит-ят, белмәгән-күрмәгән кеше белән дә аралашу файдалы була ала икән. Кайвакытта берәр яңалыгың була — сөенечме, көенечме, шуны кем белән уртаклашырга белмичә ялгызың утырганда. Кем ни турында яза: кемдер егете белән талашкан, кемгәдер 24 куплетлык шигырь ятлыйсы, кемнеңдер баласы чирли, һ.б. Әйе-әйе, гаҗәпләнмәгез, чатта бала-чагасы булган 30-35 яшьлекләр дә кызык табып утыра. Кайчак бит җитди кешенең дә бераз җүләр сатып утырасы килә.

Танышулар. «Егет эзлим», «Ялгыз кыз», «Кызлар сез кайда» кебек никлар белән керүчеләрнең максаты аңлашыла. Үз парын табырга телиләр алар. Әйе, булмас.ру — флирт оясы да ул. Тиз генә берәр кеше белән танышыр өчен шәп урын. Инде мондый әрле-бирле танышулар нигә китерергә мөмкин, монысы инде икенче мәсъәлә. Чөнки җиңел генә танышу җиңел генә бер-береңне онытуны аңлата күп очракта.

Никлар. О-ооо, монысы минем яраткан тема. Нинди генә авыл-шәһәр исемнәре, предмет-хайван атамалары юк монда… Куян белән Бүре дә, Бик Ути-Сити белән Сарман кызы да, Кәбестә белән Чөгендер дә… Кызлар күбрәк чибәркәй, матуркай, красотка ише исемнәрне хуп күрәләр. Егетләр дә алардан артка калмыйлар.  Бары тик булмас.ру да утырган кеше генә бу ситуцияне аңлый ала: керәсең чатка, анда Мансур никлы бер егет утыра. Бераздан чатка Жена Мансура дигән ник керә. Аннары Мансур черт дигән. Аннары Мансурның эте, Мансурның бабасы, Мансурның улы, һ.б.лар белән бөтен чат тула., хәтта.. унитаз Мансура да бар 🙂 Кыскасы, «Мансур»ның бөтен гаиләсе җыела 🙂 Һәм мондый җүләр кызыклар чатта көн саен булып тора.

 Чатның тискәре якларын санап китсәң — вакытны ала 🙂 Шуңа күрә артык озак утырмаска тырыша

 Сүгенү турында. Әдәпсез сүзләр шактаааай куллананлар чатта. Хәтта шундый кешеләр бар: махсус берәр ахмак никтан кереп, рәттән бар кешегә пычрак атып утыралар. Андыйларга игътибар итмәү кирәк, алай итсәң, үзләре үк туктыйлар. Ләкин гел сабыр булып та булмый: талашка баш-аягым белән чумам. Аннары үземә үк оят була: җә, нигә кирәк инде тәрбиясез бала-чагага тел әрәм итеп утыру? Мине тагын бер әйбер шаккаттырды: 7-11 сыйныф балалары, кызлары-малайлары, шууу-уу-ндый иттереп сүгене җиффәрәләр, мин алар яшендә андый сүзләрне ишеткәнем дә юк иде 🙂

Posted in Интернет-сәях | Tagged , | 4 комментария