Уразага да кердек
Рамазан аеның өченче көне. 18-19 сәгать ашамый-эчми ничек йөрермен дип кайгырганда, Галимҗан Ибраһимовның «Табигать балалары» икәясе искә төшә. Җәйге челләдә, ураза вакытында печән өсте сурәтләнә анда:
«…Көн үтә аяз; күк әллә кая ерак иде; иртәнге салкында чабу егетләргә бәйрәм генә булса да, соңгы чәй вакытлары үтү белән, кояш эсселәтә, кайберәүләрне йомшарта да башлады… Без һаман чабабыз, биттән, муеннан, аркалардан тир ага, күлмәкләр тәнгә ябышты. Барыбыз да беләкләрне сызганган, изүләрне ике якка аерып жибәргәнбез. Үзара сөйләшү бетте. Бу инде эсселек жиңә башлаган дигән сүз була… Күк йөзендә, тәңре хакы өчен дә, бер болыт юк. Төш якынлый. Көн кыза башлый, кыза башлый… Кошлар, авызларын ачып, елга буйларына төшәләр. Балыклар, хәлсезләнеп, камыш төпләренә яталар. Үләннәр әлсерәп, башларын иделәр. Әйтерсең күк йөзе кызган тимергә әйләнде, түбәнәйде дә, без шуның астында калдык, ул безнең баш өстебездә яндырып, миебезне кайнатып тора… Инде чабу кая, тамырлар куырылды, ирен, авыз кипте, тын алсаң эчкә ялкын керә, — шул чаклы киптек, ай, бер генә тамчы су эчәргә яраса! Хәл кереп ук китәр иде! Юк инде, ансы булмас, бер без түгел, бөтен ил белән шулай.»
Әллә ничаклы авыр эш эшләп тә, бабайлар уразасын бозмаган. Шулай булгач, безгә дә тәвәккәлләргә быел))) Үземә килгәндә, инде ничә тапкыр сынаганым бар: ничек ашамыйча йөрермен, ничек эшләремне эшләмен дип ел саен кайгырсам да, барыбер ел саен ничектер уразада берәр җиңеллек килә. Мәсәслән, узган елын эшләгән җиремдә кондиционер булды, 2010ның котчыкмалы эссесендә бераз салкынчалык бирде. Быел исә гомумән августта салкынайтып җибәрде. Менә шундый хәлләр)))))))