Көзге депрессия
Русия халкын “караңгы чырайлы”, “сирәк елмаялар” дип тәнкыйтлиләр. Чынлап та, Мәскәүме ул, Казанмы, башка шәһәрме – авыз турсайтып йөрибез. Гел шат кыяфәт белән йөреп өйрәнмәгән без.
Елына 9 ай болытлы, яңгырлы һава торышы, я кар, я яңгыр, я боз. Иртә караңгы төшә, иртән чыгып китәсең – тирә ягын кап-кара, эштән кайтасың – кап-кара. Ачуым килмәгәе, шатланырсың монда! Кешенең халәте бит кояш яктыртканнан да тора.
Көчәнеп елмаюга караганда, ихлас усал чырай якынрак миңа бүген. Сезнең фикерегез ничек?