Кем мескен дә, кем өстен?
Мисырдан килгән яңалык шаккаттырды мине бүген:
Каһирәдәге чуалышта намаз укыган мөселманнарны христианнар полициядән үз гәүдәләре белән каплап саклаганнар. Кулга кул тотынышып, христианнар Мисыр мөселманнарын намаз вкытында полиция һөҗүменнән араларга тырышканнар. Әлеге «тере бронежилет» фотографиясе бөтен дөньяны гаҗәпләндерде. Ә бит копт чиркәве янындагы теракттан соң Мисырдагы динара мөнәсәбәтләр шактый кискенләшкән иде. Инде башка шундый уй килә: бер берсенә каршы көрәшкән копт-христианнар һәм мөселманнар да Хөсни Мөбәрәккә каршы берләшкәннәр икән, димәк, чынлап та Мисырдагы хәлләр мөшкел булган. Ә бездәге халык шулай мәйданга чыга алыр иде микән? Тәһрир мәйданы Кызыл мәйданда кабатлана алыр идеме? Бу уйларым белән хезмәттәшләрем белән бүлешкән идем, алар кул гына селтәделәр: бездә алай булса, протест ясаганнарны атып бетерер иделәр, бетте-китте, вәссәлам, дип. Әллә без түземрәк, әллә Рәсәйдә тормыш Мисырныкыннан яхшырак, белмим. Бер яктан караганда, Мисырда хәерчелек, кешеләр хәтта зиратларда яшәргә мәҗбүр, үз өйләре булмаганга, диләр. Икенче яктан, Мисырга туристлар, димәк, акча агыла, климат җылы, безнең сыман коммуналкага акча түгәсе юк. Өстәвенә, «хәерче» Мисыр «стабиль» Рәсәйгә һәм Украинага хәтта бәрәңге (!!!) сата. Кем мескен дә, кем өстендер бу очракта?