Маша — Машаллаһ!

“Ә син ник намаз укымыйсың? Әйдә ястүне бергә укыйбыз”. Бу сүзләрне миңа урыс кызы әйтер дисәләр, ышанмас идем, чын. Ләкин чынлыкта нәкъ шулай килеп чыкты. Маша – Чиләбе кызы, миннән берничә яшькә олы. Танышуыбыз интернет аша булды: Маша администратор булган “Клуб адекватных мусульманок” ВК төркеменнән башланды. Бу төркем гаҗәп кызык, анда бик күп темаларга мәглүмат алып була. Маша Казанга дус кызына кунакка килгәч, минем белән дә очрашты, хәтта безнең өйдә кунак та булды.

Маша гомумән гади кеше түгел. Бер кешедә шуның хәтле төрле-төрле әйберләр җыелыр икән! Беренчедән, ул урыс филолгиясе белгече, мәктәптә эшли. Укытучы кеше кырыс, акыл өйрәтүче, үтә дә “дөрес” булып күз алдына килә, әйеме? Ә Мария шул ук вакытта неформал да (ул төрле-төрле музыка стильләрен үз итә, неформаль культура белән кызыксына). Өстәвенә, автостоп белән сәяхәт итә, Казанга да автостоп белән килде. Һәм, иң кызыклысы, Маша – мөслимә. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанучы, биш вакыт намазын укучы мөслимә. Урыс милләтле кешеләрнең ислам кабул итүе мине бик гаҗәплендерә дә, куандыра да. Машаның да юлы җиңел булмаган, эшләгән җирендә, аралашкан кешеләре арасында проблемалар килеп чыккан. Һәрхәлдә, Чиләбедә бездә гадәти булган хәләл ризыкларны табуы да кыен, мөселманнар да әзрәк, димәк, аларны аңламаучы һәм исламны яратып бетермәүчеләр шактый. Тик Машаның авызыннан бу темага хет бер зарлану сүзе чыксын: үз язмышын ул ничек бар, шулай кабул итә һәм сабыр итә.
Маша – бик ихлас, гади кеше. Башка кешеләрдән пафослы булып ишетелгән сүзләр аның йөрәгеннән бәреп чыга, бик табигый күренә. Безнең өйдә намаз укыганнан соң, Маша кул күтәреп дога кылды да, “Кунак догасын Аллаһ кабул кыла дигән, мин синең өчен дога кылдым”, диде. Иртән аерылышканда, Маша “Әссәләмү галәйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ” дип саубуллашты да, юлга чыгып китте. Аның әле Чаллыга барасы бар иде.

Бу гаҗәеп кызны Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын иде. Мин аны беркайчан да онытмам дип уйлыйм.

Posted in Ислам | Tagged | Leave a comment