Булды, җитте!!!
Булды, җитте!!! Бүтән чит галәмнән килгән илбасар-инопланетяннар турында кино карап акча әрәм итмим! Якшәмбе дус кызым тагын! Чираттагы! Фантастик боевик карарга алып барды! Һәм беләсезме, дуслар, мин сезгә ни дияргә телим? Гарык мин бу шаблон сюжетлы фантастикадан!!! Юк, чынлап. Мин шундый гүзәл science fiction — фәнни фантастика үрнәкләрендә үстем =) Секретные материалы, Стар трек, минсиңайтим. Тын да алмыйча мавыгып, бирелеп карый торган фантастика бар иде элек. Ә хәзер…Әллә сценаристлардан илһам киткән, әллә ялкауланып беткәннәр…
Шунысы факт: хәзерге бөтен фантастик кинолар бер беренә ике тамчы судай охшаш! Хәтта комп. графика ясаган чит галәм монстрлары да барысы бертөрле. Шул ук бер төрле атыш-шартлау-чинаш. 150 минут буе экранда иләмсез пришелецлар мескен кешеләрне турый, яндыра, батыра, һ.б. Инопланетяннар җирне басып алалар и тра-ля-ля, американнар батырларча алар белән сугышалар. Фуууу. Скайлайн, Инопланетное вторжение — барысы да бер төрле, эчпошыргыч сюжетка корылган. Бернинди яңалык юк. Элек бәйрәм кебек көткән фантастик фильмнарны күрәсе дә килми бүтән.