Мишәр килене
Цүпрәле сөйләме башта бигрәк каты тоелган иде. Яңа туганнарымның «ч» урынына «ц» диюенә, диалект сүзләренә ияләштем тагын. Әй, кызык та аларны тыңлавы!
Түшәм — путалак (потолок), бераз — берсәк, гел — ялан, тәрәзә пәрдәсе — элеңге,һ.б. сүзләргә өйрәнеп беттем. Тагын, мишәрләр сүзләрне киредән әйләндереп әйтәләр — хатын-кыз түгел, кыз-хатын, исән-сау түгел, сау-исән. Ой, ә тагын «әйе» урынына «да» куллананлар.
Иң кызыгы, Казанга күчкән мишәр балалары гади татарлар белән әдәби телдә аралаша. Ләкин телефоннан берәр туганы шалтыратса..шундук ц-ц-ц башлана)