Копирайтинг
Яңалыкларым шул: мин копирайтер булып эшләргә булдым! Барысы да бик гади. Работа.ру да резюме элдем да, бер фирмадан шалтыратып собеседованиега чакырдылар. Әллә ни катлаулы булдмады — мине хәтта бу өлкәдә эш тәҗрибәм дә булмаган килеш алдылар. Дөресен әйтим, копирайтер булып эшләгәнем булмаса да, язу-сызу эшендә аптырап калмыйм мин. Мәктәптә стенгазета ясау, сценарий язуларда гел катнаша идем, хәтта журфакка да кермәкче идем. Әти-әни генә анда барма диделәр, күңел дә алай каты тартмады, шуңа күрә башка җирдә белем алдым. Ләкин язгаларга барыбер бик яратам)))
Аралаш.ру да оригами турында язгалагач, мин әрсез кыяфәт чыгарып, «оригами турында мәкаләләр яздым» дидем. КИСИны бетердем дигәч, күзе шар булды эшкә алучының, ник копирайтер булырга телисез ди. Мәйтәм, подработка булыр дим))) Эшләгән җиремне әйтмим, ату проблемаларым булачак дигәч, төпченмәде тагын (эшем бар, ләкин кайчак буш вакытым була. подработкага җитәрлек. ләкин начальством бу подработкам турында белмәсә, хәерлерәк булыр)))
Башта мине сынап карарга булдылар. 3 мәкаләң ошаса, алабыз, 1 ай сынау срогы белән, диделәр. Мәкалә билгеле бер темага язылырга һәм билгеле бер күләмдә булырга тиеш. Кыска мәкалә — 500 билгедән (знак) башлап, контекстная ссылка — 1000 билгедән 2 меңгә кадәр. Өстәвенә, текстка махсус сүзләр: анкор (төп текстта бер сүз яки сүзтезмә, астына сызып билгеләнә) һәм ключевиклар (темасына карап, кара шрифт белән күрсәтелә). Мәкалә темалары төрле-төрле. 2 атна эчендә тайм-менеджмент турында да, туй күлмәкләре, Адлер кунакханәләре турында да язырга өлгердем. Язуы авыр түгел. Төп критерий — статья вакытында тапшырылырга, бөтен оформлениесе дөрес булырга һәм күләме җитәрлек булырга тиеш. Эчтәлегенә әллә ни таләпләр юк — язмалар гәзит өчен түгел бит. Иң мөһиме, хатасыз һәм укырлык булсын. Шедевр язу мәҗбүри түгел))) Ләкин шулай да тырышлык кирәк. Кайчак бик күп язырга кирәк, вакытына өлгертергә. Хатасыз, дөрес җөмләләр төзи белү дә мәслихәт. Әгәр дә дедлайн – соңгы срокны да үткәреп җибәрсәң, язуның мәгънәсе калмый.
Бушка инетта вакыт уздырганчы, копирайтер булы эшләү хәерлерәк. Инде акчасын да түләсәләр, бигрәк шәп булыр иде ))) Болары турында алга таба язырмын әле, Алла бирса.